XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әни куллары!

Яратам мин әниемнең,

Йомшак, матур кулларын.

Шул куллары белән сөя,

Улын һәм дә кызларын.

 

Ул куллардагы җылылык,

Бирә җаннарга рәхәт.

Безгә биргән назың өчен,

Әнием сиңа зур рәхмәт.

 

Нәни чакта әни миңа,

Бишек көен көйләгән.

Үсә төшкәч кичләрен,

Әкиятләр сөйләгән.

 

Яраткан әниең булган өчен,

Сөенеп яшәргә кирәк.

Чөнки алар безгә һәрчак,

Булалар ныклы терәк.

 

Аларның көләч йөзләре,

Йомшарта күңелләрне.

Ямьсез, начар сүзләр әйтеп,

Рәнҗетмик әнкәйләрне.

Муллагалиева Лейсан Ильнуровна
Страна: Россия