Мин гел бишкә укыр идем
Әни янда утырса.
Укытучы өйрәткәнне
Миңа кабатлап торса.
Дустым белән дә сөйләшмәм
Дәрес барган чагында,
«Укытучыңны тыңла!»- дип
Әни торса янымда.
Икелене, өчлене мин
Юк, алмас идем бер дә.
Минем белән мәктәпкә
Йөрсә әгәр әни дә.
Укытучым- әнием
Иң яраткан дәресем-
Татар теле, чын әйтәм.
Әллә әнием теле
Татар булганга микән?
Татар теленә кереп,
Чыгам ял итеп кенә.
Укытучы апам куя
Бишле генә үземә.
Ул безгә темаларны
Шундый әйбәт өйрәтә.
Укытучымны тыңлыйм,
Әни булгач бигрәк тә.
Сәяхәт
Сәяхәткә маршрут эзлим,
Кайларга юл тотасы.
Кайда икән илебезнең
Иң-иң биек ноктасы?
Йөгереп менәр идем дә,
Болытлар арасына,
Кош кебек очар идем мин,
Әй кагына- кагына.
Ял итәр идем арыгач,
Йомшак болытка ятып.
Бу хыял чынга ашарга
Тиештер бит бервакыт?
Алай дисәң, иң биектә
Диңгез юк су керергә.
Су астындагы дөньяны
Телим бик тә күрергә.
Йөзәргә дә өйрәндем мин,
Җәен Кама буенда.
Серле диңгез астын хәзер
Күрү минем уемда.
Ал, сары, зәңгәр балыклар,
Ташбака, акула, кит…
Кама елгасында түгел,
Шул диңгез төбендә бит.
Алтын балык тота калсам,
Өч теләгем дә әзер.
Диңгезгәме, болыткамы,
Кая юл тотыйм хәзер?
Уйга батып яткан чакта,
Карта алып кулыма,
Эштән кайтып керде әни,
Һәм килде дә яныма:
-«Тутырдыңмы соң, кызым,- ди
Бар кирәклесен юлга?
Иртәгә иртән кайтабыз
Әбиеңә авылга.»