«Әни» нинди олуг сүз ул
Аллаһ аны үзе зурлаган.
Мөхәммәд Пәйгамбәребез дә
Хәдисләрдә искә еш алган.
Әнием хәлең ниек дип
Сорарга вакыт тапмыйбыз,
Нинди тормыш соң бу, дуслар?
Дөнья артыннан куабыз!
Әнием, кадерлем, бер үк,
Безне кичерә күр син.
Догаларыңнан ташлама
Мин яратам сине бик.