XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Наркотикларга каршы көрәш

Наркотикларга каршы көрәш.

Көн караңгы, тормыш ямьсез,
Кемгә кирәк мин?
Яшәүдә ни мәгънә бар соң,
Нигә яшим мин?

Мине аңлар дуслар кая?
Нигә мин ялгыз?
Бу тормышны аңлап булмый,
Гүя мин җансыз.

Сорауларга җавап тапмый,
Яшәү мәгънәсез.
Кызык булмас ахры миңа
Тормыш әфьюнсез.

Тукта!-диде кемдер миңа,
Кая барасың.
Тормышыңны үзең сизми
Кая борасың?

Ач күзеңне, елмай әле,
Әнә!-аткан таң!
Әткәң, әнкәң, дус-ишләрең
Атлый яныңнан.

Сулар ага, кояш чыга,
Дөнья яктыра.
Гүя бәхет үзе килә
Синең каршыңа.

Җәй кочагың, иркен сула,
Елмай барсына.
Әйт кычкырып: «Мин яшимен!
Дөньям, тарсынма!»

Җир өстенә ныклап басып,
Яшә, иҗат ит.
Бу дөньяның бар бәхете
Синең кулда бит!

Давлетшина Ильвина Ильдаровна
Страна: Россия