XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Нәсер «Каеннар шавы»

 Нәсер.

Каеннар шавы.

Килен бирнәсе булган, кай җире беләндер аның үзенә охшаган, эченә тулы бер гомерне сыйдырган сандыгының капкачын япкач, Маһисәрвәрнең күңеле бүген ничектер тынычланып калды. Башка көннәрдәгечә сандыкның өстен чиккән җәймә белән капламады, өстенә түшәкләрен дә өймәде. Сандыгы өстенә утырып, тын калды.Сөялләнеп беткән кулларында ниндидер ак  төен барын тойдымы ул, әллә тоймадымы…

Тәрәз каршындагы каен яфраклары гына бу тынлык белән килешергә теләмәделәр. Бертуктаусыз  тәрәзә пыяласына бәрелеп, әле сызгырган, әле чиелдаган, әле елаган әллә нинди тавышлар чыгардылар. Ни әйтергә телисез соң сез, бәгырьләрем?

Искәндәре  бишенче уллары туган көнне утырткан иде ул каеннарны. Узган ел икесенең ботагын давыл сындырды. Тик бирешмиләр әле, бишесе дә шаулыйлар. Колхоз председателе: “Ут чыбыгына аварга мөмкин, кисәбез”,- дип килгәндә дә, ничек итсә итте, кул тидертмәде ул аларга.

Миннемөхәммәт, Әхмәтгали, Миргаяз, Миргаян, Тимерхан… Бәгырьләрем. Ничә еллар басу ягына карап, өмет өзмичә көтте Ана. Төенчектәге телсез шаһитлар- өчпочмаклы хатлар белән; язын, җәен, көзен, кышын гел шаулаган биш каены белән көтте. Басу ягыннан кайтмады түгел, кайтты хәбәрсез югалганнар. Тик  Маһисәрвәрнең генә тәрәзәсен шакучы булмады.

Ак төенчектәге хатлар идәнгә төшеп сибелделәр. Маһисәрвәр  ашыкмый гына торып, саргаеп, таушалып беткән, ничә еллар буе аның серләрен бүлешкән, ачы күз яшьләрен сеңдергән  сердәшләрен җыеп, яулыгына салды. Кабаланмый гына сандык капкачын  кире ачты. Солдат хатларын сак кына чулпылары белән төрде.

Таң беленә…

Ап-ак намазлыгын  җәеп,  соңгы тапкыр сәҗдәгә китте…

Өй  артындагы  каеннар  гына  һаман  шаулыйлар  иде…

Фарихова Айгуль Василовна