(герой шагыйребез Муса Җәлилнең 120 ел тулу уңаеннан)
Халкым күңеленә уелып калган,
Якты йолдыз булып кабынган.
Йөрәкләрнең иң-иң түрләренә
Үлмәс якты нурын кабызып калдырган.
Кем дисезме? Ул бит — Муса Җәлил,
Куркусыз чын милләт батыры.
Фашист тоткыны чагында да
Дер тетрәткән явыз дошманны.
Ядрә белән түгел, каләм белән
Явыз дошманга ул ут ачкан.
Ак кагәзьгә төшкән һәрбер сүзе
Фашистларда нәфрәт уяткан.
Ничек кенә аңа каршы дошман
Көрәшсә дә, барып чыкмаган.
Тоткындагы шигырьләре белән
Явыз фашистлардан үч алган.
Утлы корал булып үтеп кергән
Йөрәгеннән чыккан һәрбер сүз.
Намусы пакь, батыр горур булган,
Соң чиккәчә илен сатмаган.
Ант иткән ул Ватан каршысында,
Жәберләүгә түзгән, чыдаган.
Ватан өчен башын салса салган,
Әмма намусы чиста, саф калган.
Хәзер дә без, шигырьләрен укып,
Жырларын бит әле дә җырлыйбыз.
Рәхмәт, Муса, Ватан данлый сине
Ә без синең юлдан горур атлыйбыз.
Шагыйрь үлми безнең йөрәкләрдә
Горур йөртәбез исемен.
Рәхмәт сиңа, халкым, шундый батырларны
Безнең буынга да җиткердең.
Үлмәс шигырьләре йөрәкләрдә
Үрнәк булып калган буынга.
Яшәде ул, яши, яшәячәк.
Мин ант итәм, бездән соң да килгән буынга.