XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Муса Җәлил истәлегенә

Муса Җәлил истәлегенә
Муса дигән абыйны
Китаптан укып беләм.
Халыкка аның даны
Кергән намусы белән.

Бөек Ватан сугышына
Китә беренче булып.
Немецларның каршына
Чыга каләмен тотып.

Каты сугыш вакытында
Була Волхов фронтында.
Иптәшләре белән Җәлил
Инде дошман кулында.

Сорау алу, җәзалаулар
Шагыйрь рухын сындырмый.
Шигырьләре белән яулар,
Көрәшен ул туктатмый.

44нче елның феврале.
Фашистларның хәрби суды
Җәлил һәм унбер көрәштәшне
Үлем җәзасына тарттырды.

Плетцензее төрмәсендә
Аның гомере өзелә.
Батырлыгы күренә
Шагыйрьнең һәйкәлендә.

Киң күкрәген алга ташлап,
Гүя соңгы җырын башлап,
Тора Җәлил Казан уртасында.
Өзгән чылбырлары аның кулларында.

Үзе үлде, җыры калды,
Халкым йөрәгендә уелып.
Мәңгелеккә исеме калды,
Һәйкәл итеп куелып.

Хасанова Элина Раисовна
Страна: Россия
Город: c. Ленино