Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Муса Җәлил- герой шагыйрь

Муса Җәлил- бөек шагыйрь,
Иҗатына сокланам.
Аның шигырьләрен укып,
Илһам алам, көч алам.
 
Балачактан таныш миңа
“Сәгать”, “Ишек төбендә”-
Бу шигырьләрне яратып
Укыйм туган телемдә.
 
Муса абый- герой шагыйрь,
Шигырьләре бик матур.
Сугышта да сынатмаган,
Анда да булган батыр.
 
Батырлыгың үрнәк безгә,
Сиңа күпләр соклана.
Муса абый, горур исемең
Хәтерләрдә саклана.
 

Хаертдинова Адиля Айдаровна
Страна: Россия
Город: Апастово