Иртэнге тан нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хэл сорашып,
Кузгэ-куз караштылар.
Назланды жил аларны
Тибрэтеп ак чукларын,
Тан сипте ослэренэ
Хуш исле саф чыкларын.
Чэчкэлэр, кэефлэнеп,
Жай гына селкенделар
Хэм кинэт шунда гажэп
Бер яна хэл курделэр.
Ерак тугел монаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак тугел,
Кан шикелле кып-кызыл.
Ромашкалар бар да ак,
Тик аерылмый бер-береннэн;
Ничек болай берузе
Ул кызылдан киенгэн?
Эйттелэр: «Син, сенелкэй,
Ник узгэрден?Нишлэден?
Нигэ кызыл чукларын?
Нидэн алсу тосларен?
Эйтте кызыл ромашка:
«Тонлэ минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.
Ул берузе сугышты
Унбиш укчыга каршы:
Чигенмэде, тик танда
Яраланды кулбашы.
Анын батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл кулмэгем
Бик охшады Чулпанга.
Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Кон да, аны сагынып,
Балкыйм мин тан нурында.