Мәктәп елларыннан укып беләм
Герой – шагыйрь Муса Җәлилне.
Гомерен бирсә биргән, сатылмаган,
Бу батырлык шуңа дәлилме?
Кыска гына булган гомерендә
Данлы тормыш юлы үткән ул.
Әсир булган чакта, каләмен дә
Утлы корал, ядрә иткән ул.
Яшерен оешмада “Бөркет” диеп
Яшерен исем биргәннәр аңа.
Фашизмга булган нәфрәт күкрәгендә,
Әйтерсең лә, ут булып яна.
Йөргән юлын, кылыч йөзе белән
Чагыштырып була торгандыр.
Исән калып, илгә кайтыр өчен
Нинди исәп – хисап коргандыр.
Илен, җирен өзелеп сагынганда
Ничә чит ил таңы аткандыр.
Нурлы кояш, якты өмет биреп,
Ничә калкып, ничә баткандыр.
Чәнечкеле тимерчыбык аша
Күз салгандыр туган якларга.
Борчылгандыр, ни уйлыйлар диеп,
Туган илдә безнең хакларда.
Шатлангандыр, әгәр шаян җилләр
Туган якка табан иссә дә.
Тез чүкмәгән явыз дошманнарга,
Үткен балта башын киссәдә.
Батырлыгын уйлап таң каламын,
Сүзсез калам, күңелем тулып.
Бөркет канатында илгә җаны,
Даны кайтты үлемсез булып!