Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Могҗизалы туган як

Безнең Яңа Тинчәлебез

Могҗизага бай яклар —

Юккамы безнең якларны

Үз иткән байбаклар.

Калкулыкка басалар да

Күзәтеп сызгыралар.

Оста итеп сызгыралар-

Безне дә уздыралар.

Бик сизгерләр, куркынычны

Әллә каян тоялар —

Табаннарын ялтыратып,

Бик тиз генә таялар.

Кабаттан чыгып басалар,

Солдатлар күк тезелеп.

Алар турында җитәрлек

Тик белмәгәнбез элек.

Инде менә өйрәнәбез

Интернеттан, китаптан.

Беркайчан да китмәсен дип,

Байбаклар безнең яктан.

Татарстанда ике җир —

Азнакайда, Буада.

Тагын кондызларыбыз бар,

Алар яши буада.

Шундый яхшы төзүчеләр

Агач аударалар да,

Күпер салалар күзеңне

Ачып-йомган арада.

Кергәннәр Кызыл китапка

Кондызлар да, байбак та

Югалып бетмәсеннәр дип,

Үзебез бастык сакка.

Безнең мәрхәмәтне көтә

Кондызлар да, байбаклар

Кызыл китап бите төсле

Безнең бу туган яклар.

Сабирзянова Зиля Ильнуровна
Возраст: 23 года
Дата рождения: 01.01.2001
Страна: Россия