XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Моңлы җәүһәр…

И, гасырлар шагыйре!

И, безнең бөек Тукай!

Син бит мәңге йөрәкләрдә –

Татар җанында Ак ай.

Ятимлектә үссәң дә син,

Көчле рухың сакладың.

Мәгърифәтне чәчтең Җиргә –

Туры юлдан атладың.

«Шүрәле» һәм «Су анасы» —

Иң якты күркәм мирас.

Шигырьләрең зур хәзинә,

Яратмаучылар бик аз.

Киләчәк буыннар сине

Онытмас, хөрмәт итәр.

«Тукай – ул халык шагыйре!»

«Тукай ул – моңлы җәүһәр!»

Гилязова Азалия Ильнаровна
Страна: Россия
Город: Камское Устье