Эх, балачак! Уттең сизелми дә,
Теләсәм дә кире кайтмыйсың.
Каенкаем! Бала чакларымның
Күпме моңын, серен саклыйсың!
Су өстеннән томан күтәрелә,
Кояш нуры уйный hавада
Гомер уза, истәлеге кала,
Янәшәдә яшьлек hаман да.
Менә тагын ямьле язлар җитте
Күкрәп чәчәк атты гөлләр дә,
Сөйгән ярым янәшәмдә, шатмын,
Шуңа кояшлыдыр көннәр дә…