Принято заявок
2685

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Минем укытучыма.

Кулга тотып каләмне –

Язарга өйрәттегез.

Хәреф кушып, иҗекләп,

Укырга өйрәттегез.

Бишкә бишне кушарга,

Дус һәм тату булырга.

Сыйныфташлар белән бергә

Ярдәмләшеп торырга.

Өйрәттегез барысын,

Яхшысын һәм яманын.

Аерырга тормышта

Ак юлны карасыннан.

Изгелектә күңелегез,

Игелектә кулыгыз,

Гел шулай яхшылыкта

Бит сезнең уйларыгыз.

Олы рәхмәт сүзләрен

Җиткерик әле Сезгә.

Теләкләрнең изгеләрен

Телибез бары Сезгә.

Нык булсын иде гомергә

Сезнең тән сихәтлеге.

Булсын иде озын-озак

Тормышыгыз бәхетле.

Яныбызда Сезнең терәк

Һәрвакыт безгә кирәк.

Булырбыз чын кешеләр

Сезнең киңәшләр белән.

Замира Габсаттарова Расимовна
Страна: Россия
Город: Богатые Сабы