Принято заявок
2561

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Минем уйлар….

Минем уйлар…

Ком сәгате кебек ага гомер

Бар көненең агы, карасы,

Бар арада бәхет китергәне,

Калдырганы йөрәк ярасы.

Кайбер көннәр чигә чәчләренә

Көмеш нәкыш нурлар чикәннәр.

Маңгай сырларыннан назлап үбеп

Җыерчыклар өстәп киткәннәр.

Карашларда яшьлек җилбәзәген

Алыштырган инде уйчанлык.

Атлап — йөрешләрдә чагылып китә

Якыннарга гына арганлык…

Бармак арасыннан аккан комдай

Ярты гомер инде узылган.

Юк, үкенмим, артта калган юлым

Намус белән теләп сузылган.

Тик минеке агы, карасы да,

Шөкер итәм бары булганга…

Үзгәртмимен, ничек булган — калсын!

Рәхмәтлемен бары ходайга!

Маннанова Рамиля Рамиловна
Возраст: 15 лет
Дата рождения: 03.12.2007
Место учебы: Инженерный лицей
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Альметьевский муниципальный район
Город: Альметьевск