XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
         Минем җәй

         Минем җәй.

 Ни арада җәй үткән ул?

 Сизми дә калдым…

 Әти белән бер ун тапкыр

 Балыкка бардым.

Су коендым өч ай буе,

Инеш буенда.

Кызынып яттым көннәр буе-

Елга комында.

Ашадым җиләк бакчада

Булыр өч чиләк!

Үсәр өчен бик зур булып-

Җиләк бик кирәк!

Туп уйнадым,сәпиттә дә

Шәпләп элдердем!

Өйдә эш эшләргә дә

Әле өлгердем…

Ни арада җәй үткән ул?

Уйнап талмадым.

Хәрефләрне кабатларга.

Тик соңарга калдым…

 

 

Батталова Сюмбель Салаватовна
Страна: Россия
Город: Казань