XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Минем җирән песием

                                                Минем җирән песием.

  Ул тавышланмаска тырышып, бүлмә ишеген япты, аяк очына гына басып, аш бүлмәсенә таба юнэлде. Ничәмә-ничә көн буена юнләп йоклый, ашый алмаганлыктан, аның аяклары калтыравык иде инде. Идәнгә җәелгән җәймәгә гел абына ул. Кинәт кенә аның күзләре каршысындагы диварда эленеп торган көзгегә төште. Анда чагылган җан иясен хатын-кыз, кеше дип атавы бик авыр. Ул көзгегә якынрак килде, үз йөзенә карап, нидер исенә төшерергә тырышкан төсле катып калды. Йокысызлыктан тәмам диярлек әлсерәгән башта «Ни өчен нәкъ без соң?» дигэн уй йөгереп узды. Соңрак ул үз исемен исенә төшерде.

  Рәйлә, ахрысы.

  Ә Рәйләнең кызы авыру.

 Ә Рәйлә аны коткара алмый.

  Рәйлә авыр бер хис белән йөзен сыпырды. Ул инде тәмам хәлдән тайган иде, хәсрәтләнә иде.  Рәйләнең бердәнбер баласының тиздән үләсе хич кенә дә башына сыймады. Ул бит аны ярата, ничек инде кыз үләргә тиеш? Ул бит аңа бәхетле булсын дип Талия исемен бирде, ә ул бәхетне кая куйганнар? Ә Талия тугач, Рәйлә ничек куанган иде бит! Ул бит аны үзе өчен тапты, яшәсен өчен тапты!

  Кыңгырау шалтырады. Рәйләнең ире кайтты, ахрысы.

   Рәйлә бераз уйга батты. Кайчандыр алар — Рәйлә, Ринат, Талия — барысы да ничек бәхетле иде! Мондый бәла килер дип уйладылармени алар?! Ә Талиягә бит әле унике яшь кенә, ул бит әле яши дә башламады.

  Рәйләнең бик тә елыйсы килде,  күзләрен нидер тиз генә чеметеп алды. Ләкин күптән кибеп беткән яшьләр инде акмый иделәр. «Тукта, нишләп монда торам соң әле мин?!» — дип, Рәйлә аш бүлмәсенә кереп киткән иде дә, янә чылтыраган кыңгырау, ишектә кеше бар икәнен исенә төшерде. Рәйлә тиз-тиз атлап,  ишек янына барды, калтырап торган, зәңгәрсу төскә керә башлаган куллары белән аны ачып җибәрде.

 — Талия йоклап китә алдымени? — диде Ринат, керер-кермәс  кызының бүлмәсенә таба ашкынып.

  -Көч-хәл белән яткыздым, күпме йоклар инде, йөрмә, — Рәйлә Ринатны җиңеннән эләктереп алды, — Әйдә, ул уянганчы ашап ал.

  Ике бәхетсез җан, ике төссез шәүлә аш бүлмәсенә керде. Рәйлә күпләп ризык әзерләргә җитешми иде, шуңардан, Ринат та, Рәйлә үзе дә, чәй генә эчтеләр.

  -Тагын ашамадымы? — дип эйтте Ринат, тулы тәлинкәгә ымлап.

  Рәйләнең янәдән елыйсы килә башлады, аның арык гәүдәсе, көзән җыерган кебек, сулкылдап алды. Ул күз яшьләрен яшерергә омтылып, башын аска иде.

 -Юк, ашамады.

 «Ашамады» дигән сүз Рәйлә өчен бер тутык пычак иде; ул аның йөрәген гел телгәләп кенә тора, Рәйләне җәзалый иде.  Рәйләнең башында хәзер төрледән-төрле уйлар, сүзләр бөтерелде. Ләкин алар Рәйләнеке түгел, алар — ниндидер башка бер җан ияләренеке, алар һәрвакыт Рәйләне тиргиләр, ачуланалар. «Менә ни өчен син Талияне яхшылап карамадың?! Син аны яхшылап карасаң, ул авырмас иде!» — дип әйтә иде бер тавыш; «Син начар әни!» дип, беренче тавышны икенчесе дә хуплый иде. Рәйләгә бу сүзләрне тыңлау авыр булса да, ул боларны дөрес дип кабул итте, көн саен үзен күралмый, үз-үзеннән косасы килеп йөрде. Чыннан да, газиз баласының авырганын ничек аңламаган соң ул?! Яман шеш икәнен ничек күрмәгән?! Мескен Талияне бит хәтта хастаханәгә дә салмадылар, инде өметсез дип, өенә генә кайтарып җибәрделәр! Әлбәттә, Рәйлә начар әни!

 -Тиргәмә үзеңне, Талия! — Ринат хатынын тынычландырырга теләп, аны кулыннан тотты. — Булган хәлдә берәүнең дә гаебе юк.

 — Ничек инде гаебе юк?! Ничек инде юк?! — Рәйләнең бер мизгелгә ирен буып үтерәсе килеп китте. — Ул бит минем балам! Мин аны коткарырга тиеш! Ул бит үлә! Юк! Ул үлмәячәк! Мин аны коткарачакмын! Ул бит әле кечкенәә… — Рәйлә яңа бер көч белән еларга кереште. -Мин бит аның өчен берни эәли алмыйм!..

 Ринат бераз уйлап торды да:

 — Әйдә, алыйк инде аңа бер җирән мәче, бала сорый бит, — дип куйды.

  Талия инде күптән җирән мәче сорый иде, ләкин әтисе риза булса да, Рәйлә һәрвакыт  «Үскәчрәк алырбыз, син әле аны карый алмыйсың» — дип килде. Авыргач, Талия «Әни, алыйк инде, үләм бит» дисә дә, Рәйлә хәзер песи аркылы, ул һәр булган җирендә калдырган йон аркылы, кызына тагын да авырулар эләгер, Талиянең болай да начар булган хәлен тагын да начарайтыр дип курыкты.

 Хатынының катып калган йөзеннән, Ринат аның икеләнгәнен аңлап алды да, йомшак тавыш белән:

 — Эшем янында менә дигән бер җирән песи баласы йөри, иртәгә әниләргә алып барып юып, аны үзебезгә алып кайтсам, Талия бик шатланыр иде, — дип куйды ул.

 Шулай килештеләр дә.

 Төнлә Талия бик начар йоклады, саташты, боргаланды, берничә тапкыр авыртудан уянды,елады.

 -Әнием, алыйк инде бер җирән песи, мин бит барыбер үләм, тилмереп бер-ике көнгә озагырак яшәгәнче, ичмасам теләгемә ирешеп, шатланып үлим инде, — дип ялварды.

 Рәйлә шешенеп беткән, пеләш башында тир тамчылары ялтырап торган кызын кочаклап, бертуктаусыз «Алырбыз, кызым, иртәгә үк алырбыз» — дип пышылдап чыкты.

 Иртән Рәйлә Талиягә:

 — Бүген әтиең безгә кунак алып кайта, маур итеп киенеп торырга кирәк, — диде.

  Талия әнисенә карады да, язгы чирәм төсле яшел күзләрен әнисенә төбәп:

 — Әни, мин бит хәзер ямьсез, ул миннән курыкмасмы соң? — дип сорады.

  Рәйләнең  эчен ниндидер бер шатлыклы бер хис биләп алды, ул нихаять баласына барысы да яхшы булачагын әйтә ала иде. Дөрес, аның башка мәсьәлә буенча әйтәсе килә иде бу сүзләрне, ләкин Талиянең бүген куаначагын күз алдына китереп, көнозын елмаеп йөрде, Рәйләнең күңелендә өмет чаткылары күңелле бер бию башкара кебек тоелды. Әйтерсең лә авыру да,  йокысыз төннәр дә, елаулар да, иксез-чиксез хәсрәт тә беркайчан да Рәйләнең тормышында булмаган, аның ишеген какмаган.

 Талия исә, бераз курку, ләкин куанычлы дулкынлану белән әтисе көтте. Якын киләчләктә ниндидер яңалык буласы кызчыкның да күңелен ашкындырды. Кирәк бит ә, аларга кунак киләчәк! Ул авырганнан бирле, Талияләргә берәүнең дә килгәне юк бит, нишләп эле этисе белән энисе кунак чакырасы иттеләр икән?..

  Менә инде, бераз иртәрәк килсә ярамый идемени бу билгесез кунакка? Хәзер бит Талия ямьсез, чәччез, ә элек аның матур җирән чәчләре бар иде! Әнисе белән әтисе аны һаман «Җирән песи» дип йөртәләр. Нигә нәкъ менә песиме? Чөнки Талия песиләрне бик ярата, чыннан да бик ярата. Ләкин әнисе аңа песи алырга рөхсәт итми. Ә Талиянең шундый бер матур песи аласы килә! Бөтенесе шаккатырлык, «Әнә, карагыз, Талиянең песие бу, мондый матур песи күргәнегез юктыр әле» — дип әйтерлек.

  Шундый татлы хыялларга бирелеп, Талия кунак бүлмәсндәге бер диванда йоклап та китте. Аңа төшендә җирән песи балалары керде, Талия алар белән уйнады, аларны иркәләде. Шулай  бер иң җирән, иң матур, иң шаян песи баласын күтәреп алган иде, тегесе тыңгысызланып кычкыра башлады. Кыз песиен уңайлырак итеп тотарга тырышса да, берни барып чыкмады.

 «Абау, бигрәк елак булды эле бу» — дип, Талия песине җиргә куйган иде, уянып китте. Караса — янында җирән песи баласы , Талиянеке шикелле ямь-яшел күзләрен төбәп, бу яшел йомгак кычкырыпмы кычкыра! Үзе бераз юеш, йоныннан сабын исе килә. Талия аптырап калды. Каян килеп чыкты соң әле бу? Әллә Талия әле дә йоклыймы?

  -Кызым, кунагыбыз бик ач, сөт эчерми булмас, ашат инде аны, — дип, аптырап калган Талиягә эндәште Рәйлә. — Хәзер бөтенебезне дә ашап бетерә югыйсә.

  Талия кич буе песие белән уйнап йөрде: «Үзем кебек җирән, аның да исеме Талия булыр,» — диде кыз.

  Рәйлә качып кына янәдән елады.

 Шулай бер атна узды. Талиянең хәле яхшырып та киткән төсле булган иде, тагын начарланды. Ләкин кызны авырту башка борчымый иде, ул бары тик көннән-көн хәлсезлзнә генә барды. Шушы көннәрдә Талия бер генә минутка да песиеннән аерылмады, аның белән ашарга тырышты, йоклый алганда бергә йоклады.

 Кызларының инде тәмам үлә барганын күреп Ринат белән Рәйлә кара кайгыга баттылар, мәче алып кайтканнан соң хәле яхшырган төсле булган Талиянең шәм төсле эреп барганын күрү алар өчен үлемнән дә зур җәза иде.

  Ә беркөнне Талиянең хәле бөтенләй мөшкелләнде; кыз ятып кына торды, әнисенә  салмак кына елмаеп торса да, сүз әйтергә хәле булмады.

 Рәйлә бердәнбер кызын кочагына алып, кабат үксеп елады, ике Талияне дә күз яшьләренщ чылатып бетерде.

  — Әнием, — диде кинәт кыз, — Син елама, минем бит бер җирем дә авыртмый, Талия дә минем белән, ул мине җылыта, миңә рәхәт. Талия мине ярата, ул мин фәрештәләр янына киткәч тә, минем белән сөйләшәчәк. Ул миңа үзе әйтте.

 «Бик дөрес!» дигәндәй песи Талиянең күкрәгендә бөгәрдәнеп ятты да мияулап куйды, соңрак мырылдый башлады.

  Бу тавыш кызны тынычландырып җибәрде, ахрысы, ул мендәргә башын куеп, күзләрен йомды, күгәреп беткән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып:

 — Әни, әтине  чакыр әле…Сөт тә алып кил, —  диде. Рәйлә кабалана-кабалана, торып ишек янына йөгергәч, — Әни, борчылма, миңа рәхәт, — дип тә өстәде һәм арык кулын мәчесе өстенә салды.

 Рәйлә кызына елмаерга тырышты:

 — Мин бит борчылмыйм, минем Җирән Песием, хәзер киләм.

 Ләкин чынлыкта Рәйләең йөрәге мең кисәккә телгәләнде, инде кызының соңгы сәгатьләре сукканы аның акылына сыймый иде, күзенә әллә-ниләр күренә башлады, ул йөгереп Ринат янына чыкты, ләкин аңа берни әйтергә кирәк түгел иде, Ринат үзе дә хәлнең нидә икәнен аңлап, Талиянең бүлмәсенә кереп китте. Рәйлә исә тиз генә аш бүлмәсеннән сөт алып кергән иде, катып калды:  Талиянең ятагы янында Ринат утыра, ә кыз үзе елмайган рәвештә әллә йоклый, әллә болай гына ята. Кочагында песие…

 — Кызым, мин сөт алып кердем…

Талия эндәшмәде. Рәйлә куркып Ринатка ябырылды. Ул да эндәшмэде. Сөт салынган чынаяк әллә-кая очты,  пыяла кисәкләре чылтырап, идәнгә бәрелделәр.

 -Кызым, кызым, — диде Рәйлә баласын уятырга теләп, — берәр сүз әйт миңа, кызым!

 — Ул сиңа эндәшә алмый шул,  -Ринат Рәйләне йомшак иңсәсеннән тотып алды.

 Рәйлә үксеп елый башлады:

 -Минем кечкенә кызым… Шул мәчене алганга үлде ул! Әйе, эйе, аны алмаган булсак, Талия әле яшәр иде, минем янда булыр иде! Бу песидән аңа башка берәр чир йоккандыр… Әйе, әйе, Ринат!..

 — Юк инде, Рәйлә! — буген Ринатның да күзләре юеш… — Ул песи безнең кызыбызга яшәү көче бирде бит! Әнә Талия ничек елмая, алар икесе дә бер-берсен ярата иделәр.

  Шулчак Рәйлә ике Талияне дә кочагына алды:  кызы аның әле дә җылы, ә мәче аны тагын да җылыта, әйтерсең лә бу баланың арык гәүдәсенең суынуын теләми.

— Минем Җирән Песиләрем, — диде Рәйлә күз яшьләренә буылып, — Мин сезне бик-бик яратам!

  Песи үзен хуҗасыннан алырга телиләр дип уйлап, мияулап алды, тагын да кызга сарылды. Бу вакытта Талиянең кипкән иреннәрендәге елмаю тагын да киңрәк булып тоела иде.

Хаертдинова Гульфия Фларидовна