Принято заявок
2687

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Минем фәлсәфә

Көзге фәлсәфә

__

Бер тәрәздән ике кеше карый,

Тәрәзәдә алтын көз яна.

Яфракларны бөтереп-бөтереп алып,

Җил тырышып җирнең өстен яба.

—-

Ике караш, ике төрле уйлар,

Берсе күрә бары матурлык.

Башкасының уе чәнечкеле,

Берәм-берәм йолкып атарлык.

——

Икенчесе өчен күлләвекләр,

Җыелып торган пычрак су гына,

Агачлардан коелган яфракларны,

Чүп буларак күрә ул гына.

——

Һәр кеше дә үзе тирәсеннән,

Күңеле нинди, шуны эзләп таба.

Тәрәзәдә шул ук урам инде,

һәм тәрәздә шул ук көз яна.

——

——

Нигә хәбәр юк?

Фикер килми, никтер моңсу бүген,

Телефоным парта читендә.

Дәрес тыңлыйм, карандашым язмый.

Шигырь тумый, очы кителә.

Синнән хәбәр көтәм, син язмыйсың,.

Мин дә язмыйм, уйда дәрес түгел.

Шигырь язылыр күк иде бүген,

Шигырьне дә читкә этә күңел.

Дәресе дә көндәгечә бара,

Бу дөньяда бар да шулай ук.

Бер үзгәреш — дөнья беткән сыман,

Синнән һаман, һаман хәбәр юк.

Укытучым… Аңламады мине.

Җавап тотам хәзер мин генә.

Такта телсез, мин дә телсез торам…

Ә уемда бары син генә.

__

__

«Изгелек»

Сихри моңга кумеп җанны,

Яңг(ы)рый азан авыл өстендә.

Изгелекләр нинди төстә була?

Изгелек ул күкләр төсендә.

Намазлыкка басып әби көн дә

Намаз укый әкрен, кыла дога:

Балаларга булган изге сүзе

Йөрәгеннән ишетелеп тора.

Аяз булсын, дидер, зәңгәр кукләр,

Тыныч булсын илләр, газиз халкым.

Саулык тели әти-әниләргә

Балаларны сакла, дидер, Раббым

Ахметшин Гаяз Алмазович
Страна: Россия
Город: Казань