Кара әле әбиемә син
Игътибар белән кара.
Аның күзләрендә әйтерсең
Әле дә очкын яна.
Барыбызны кайгыртып,
Агаргандыр чәчләре.
Тырышып эшләгәнгә дә
Беткән аның көчләре.
Бәйли безгә оекбашлар,
Бик матурын, җылысын.
Аның оекбашын күрсәң,
Син дә бер кызыгырсың.
Телим сиңа,әбием,
Саулык һәм сәламәтлек.
Картайган көнеңдә дә
Ишелеп төшсен бәхет.