Принято заявок
441

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Мин яратам сине, Туган җирем!

Туган җирем бар минем, дип

Сөенеп яши беләм.

Иртән елмайган кояшка

Саумы! — дип, сәлам бирәм.

Кошларның моңлы көйләрен

Сокланып тыңлый беләм.

Туган җир турында җырларны

Йөрәгем белән сизәм.

Челтерәп аккан һәр чишмәнең

Суларын татый беләм.

Хәлсезләргә көч кертә ул

Шифа-сихәте белән.

Кул сузымы гына урман,

Хәзинә ул-кадерен беләм.

Күңлемә ял алыр өчен

Мин җәйләрдә аңа киләм.

Рәхмәт сиңа, Туган җирем!

Мин алдыңда башым иям.

Хезмәт сөйгән кешеләргә

Хөрмәт белән карый беләм.

Рәхмәт сиңа, Туган җирем!

Мин яратып яши беләм.

Үткәннәрнең хәтере белән,

Киләчәккә өмет белән.

Шарифуллина Нафиса Ниязовна
Страна: Россия
Город: Мамадыш