Мин татарча сөйләшәм!
Әнием өйрәтә.
Һәрвакыт ул миңа:
“Татар бит син!” – дип әйтә.
Кайчан гына кайтсам да,
Мине көтеп ала.
Бәлеш, коймак, өчпочмак
Өстәлне бизәп тора.
Әни өстәл янына утыргач:
“Суп” түгел, ә “аш” – ди.
Татарча сорап алырга
Берүк иренмә, – ди.
Мәктәптә мине укытучылар
Телләргә өйрәтәләр.
Рус, инглиз, төрек телләре –
Барысы да бик кирәкләр.
Инглизчә дә белермен,
Төрекчә дә өйрәнермен.
Күп телләр белеп,
Илләрне дә гизәрмен.
Тик чит тел өйрәнәм дип,
Туган телмне онытмам,
Татар баласы бит мин!
Туган телем, сине өзелеп яратам!