Принято заявок
2558

XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Мин шагыйрь булам!

Яз! Бөтен җирдә алмагач, шомырт агачларының хуш исе таралган. Кайдадыр бик матур итеп сандугач сайрый. Язгы йомшак җилләр күңелләрне җилкендереп кайдадыр ашкындыра. Муса белән Зариф җитәкләшеп урман аланына килеп чыктылар. Ничек рәхәт! Бу язда бирегә беренче килүләре. Ике дус гел шулай көннәр җылыттымы табигать кочагында вакыт үткәрәләр. Аяк очында гына күкрәп утырган урманны бигрәк тә үз итәләр. Анда рәхәт бит, телисең икән “качышлы”, яисә “илбасарлы” уйна. Кайда нинди матур алан бар, кайда җиләкләр бик шәп пешә, кайда гөлҗимеш уңа – барысын да белеп тора малайлар. Мөгаллимнәре Габдулла Госманов бу ике малайның урманга еш йөрүләрен бер дә өнәп бетерми, хәтта кисәтү дә ясап алды, тик кая инде ул, үз кирелекләренә тиенгән малайларны тыю. Кечкенә Мусаның бирегә килеп йөрүенең сәбәбе дә шул: рәхәт аңа монда, тыныч. Ирексездән күңеленә әллә нинди көйләр килә, шигъри юллар туа. Шул көйләрне көйли – көйли аланлыктагы чирәмгә ятып төз каен, усак агачларының чайкалган түбәләрен күзәтеп ятарга ярата ул.

“Ятам әле менә мин уйланып,

Биек агачларга хозурланып.

Күңелемдә туган шашкын хистән

Очам кебек гүя канатланып…

— Зариф, мин шигырь чыгардым. Ишетәсеңме? Шигырь чыгардым.

— “Булмас, шигырьне бит аны, аны бит шагыйрьләр генә яза. Ә син? Нинди шагыйрь инде син”, — дип пырхылдап көлеп җибәрде Зариф.

— Нигә? Менә бит тыңла, -диде дә Муса сикереп торды һәм күңелендә туган бу шигырен кычкырып сөйләп күрсәтте.

— Болай ничава, тик, Муса дус, шагыйрьләр бит бер күплетлы гына шигырьләр язмыйлар.

— Мин хәл иттем, Зариф, үскәч шагыйрь булачакмын.

Кичен Муса бу шигырен әнисенә дә сөйләп күрсәтте. Әнисе, Рәхимә апа, үзе дә шигъри җанлы кеше буларак, улының бу эшен бик хуплады. Кичке аш вакытында бөтен гаилә бергәләп чәй эчкәндә Муса үзен ниндидер зур эш кыргандай әнисенә карап – карап алды “Я, әйт инде, янәсе, Мусаның шигырь язганын”. Әнисе сәер генә елмаеп: “Безнең өйнең дә үз шагыйре бар, Муса улым, яле теге урманда язган шигыреңне укып күрсәт әле”, — дип Мусага ымлады. Ул кич бигрәк тә исендә калды малайның. Абыйсы Ибраһим да, Зәйнәп, Хәдичә сеңелләре дә, әтисе дә бик зур өметләр багладылар бит аңа. Әтисе Мостафа да: “Менә үсәрсең дә, улым, зур кеше булырсың. Бик күп шигырьләр язарсың. Әниең белән мине куандырып кына торырсың, иншаллах”, -диде.

Ул көннән соң Муса кая гына барса да, мәктәптәме, иптәше Зариф янындамы гел авыз эченнән нидер көйләп, шигъри юллар тезеп йөрде. “Карале, шагыйрь булу алай ук кыен да түгел икән”, — дип уйлады ул, шигырь яза алуына чын күңелдән сөенеп. Күңелле мизгелләрдә күңелле, авыр чакларында моңсу шигырьләр язды. Ә бервакыт, шундый күңелсез вакыйга булды.

Ташу вакыты иде. Муса якын дусты Зариф белән үзләреннән шактый ерак, 4-5 чакрымнар булса кирәк, кечкенә генә Кимәнә елгасына юнәлделәр. Барып җиткәнче ике малай ташу вакытындагы бозларның ничек ярларга сыялмый агулары, төрле тавышлар чыгаруы турында ярыша – ярыша сөйләшеп бардылар. Көн кичкә авышкан булса да киткән чагында ничек кайтасыларын уйлар яшьтә түгел иде шул малайлар. Җитмәсә, Муса да, Зариф та кая барасыларын әйтмичә, өлкәннәрдән сорамыйча киттеләр. Алар барып җитүгә көн караңгылана башлаган иде инде. Кимәнә елгасындагы бозлар берсе өстенә берсе атлана – атлана көчле гөрелделәр чыгарып алга ургылалар. Ике малай күзләрен зур ачып, шаккатып бу тамашага карап тордылар, аннан Муса: “Зариф, әйдә әнә теге яр буенннан аккан боз өстенә басып карыйбыз”

Кит инде, мин куркам…

Куркам? Мин дә куркам. Әйдә инде куркуыбызны җиңеп басып карыйбыз.

Елгага төшсәк, батсак?

Юкны сөйләмә инде, Зариф, безнең Кимәнә елгасы сай бит ул. Төшеп китсәк ни, тездән дә югары түгел инде аның тирәнлеге. Куркак. Синең ише юеш борыннар менәлми дә шул боз өстенә, ә менә мин менәм дә басам. Зур корабта батыр капитан кебек йөзеп китәм.

Мин дә йөзәм, мин дә капитан булам.

Ике малай бер – берсен үртәшә – үртәшә аска Кимәнә ярына ук төштеләр. Озак та үтмәде Муса бер олы гына боз кисәгенә менеп тә басты. Аның артыннан Зариф та көттермәде. Җиде – сигез яшьлек бу малайлар дуамаллыкларының ахыры начар бетәсен абайламыйлар иде шул. Дулкын көче аларны этеп төшерде дә, боз астына ук атып бәрде. Менә шунда инде курыктылар. Курыкмассың, бар. Ярый әле Кимәнә буенда зурлар да бар иде. Арадан берсе аларның гомерен саклап калды.

Әнисе Мусага күтәрелеп эндәшмәде, тик менә әтисе инде орышып та куйды. Ару гына җылынгач сыек чыбык тәмен дә татып алды Муса. Чырылдап елавы Зарифларга кадәр ишетелгәндер, билләхи. Ә бу вакытта Зарифларда да нәкъ шундый вакыйгалар майтарыла иде.

Сәке өстендә мышык – мышык елап яткан Мусаның күңелендә тагын шигъри юллар бөреләнде:

“Әти мине бик орышты,

Чыбык белән сыдырды.

Аңламасаң аңла, — диеп

Иңбашымны кыздырды.

Моннан ары Кимәнәгә

Барып йөрмәбез инде.

Чөнки бүген әтиемнең

Усал икәнен белдем.

Еллар үтә торды. Мусаның шигырь язу сәләте дә камилләшә барды. Ул гына түгел кечкенә генә әкиятләр дә иҗат иткәләде. Әтисе аны Мостафаның башлангыч мәктәбеннән соң Оренбургтагы Хөсәения мәдрәсәсенә бирде. Монда да ул сынатмады. Дөрес, шуклыклары булды булуын, тик чама белән. Биредә укыганда “Бәхет” исемле беренче үтемле шигырен иҗат итте. Бу шигыренә зурларча фикер йөртү хас.

Шагыйрьлек Мусада кечкенәдән үк чагылыш тапты. Ул үзенең яза алуы һәм яза белүе белән чын күңелдән горурлана белде. Кечкенә вакытта урман аланында әйтеп салган “Мин шагыйрь булам”, — дигән сүзенә ул һәрвакыт тугры калды.

Мусина Резида Рушановна
Возраст: 19 лет
Дата рождения: 01.01.2005
Страна: Россия