Мин бит — Татар баласы.
Әтиемнең таянычы,
Нәселемнең дәвамы.
Әниемнең күз карасы
Мин бит – татар баласы.
Үзем шук, үзем чая
Гел килә шаяртасы.
Нигә оялып торырга
Мин бит – татар баласы.
Тыйнак кешеләрне эзләп
Түгел ерак барасы.
Оялчан булсам да, тырыш
Мин бит – татар баласы.
Барчабызга изге эшләр
Килә теләп каласы.
Күңелем гел яхшылыкта
Мин бит – татар баласы.
Мишәрстан башкаласы
Була Чистай каласы.
Яратам туган җиремне
Мин бит – татар баласы.
Туган телем яшәсен дип,
Җиңнәрне сызганырга.
Гел бишлегә генә укып,
Өметләрне акларга.
Ашсын әле тормышка
Киләчәк хыяллары.
Әйткән сүздә торачакбыз,
Без – татар балалары.