Президентыбыз Владимир Путин боерыгы нигезендә, 2024нче ел Россиядә гаилә елы дип игълан ителде, шуңа курә мин гаиләбездә булган кызык хәлләрнең берсе турында сөйләргә булдым..
Ә эш менә болай булган. Моннан унбер ел элек, миңа өч яшь булганда, җәй көннәренең берсендә, кичке жидедә, әти эштән кайтып кергән. Ул бик арыган хәлдә, инде хәзер җылы һәм тәмле чәй эчәргә утырачагын күз алдына китереп булса кирәк, өстәл янына килеп утырган. Утырган да ул, уйга калган…
“Татар халкында “Коры кашык авызны ерта”, дигән мәкаль бар бит, коры чәй дә әллә ни рәхәтлек бирмәстер”,-дип уйлаган әтием. –Менә берәр торттыр, чәк-чәктер, кәнфит яки шоколад ише нәрсә булса, шәп булыр иде, ә!”
Келт итеп кичә күп итеп алып кайткан суыргыч кәнфитләр исенә төшкән. Кәнфит –печенье мазар әйберләр саклана торган шкафны зур өметләр белән ачып та җибәргән. Караса, татлы кәнфитләр салынган пакетның “корсагы бушаган”, пакетның бер почмагына кысылып, исән калган бердәнбер кәнфит ята икән.
«Нишләргә инде хәзер, соңгы кәнфитне ашыйммы икән, әллә Элинага калдырыйммы икән?»- дип аптыраган ул, бик тәмле итеп чәй эчәсе килсә дә, нәниләргә ышанып булмый, чыгып сораса, акырып елап җибәрергә дә күп сорамас, дигән нәиҗәгә килеп, шкаф ишеген ябып ук куйган.
Киредән кайнар чәй салынган чынаягы янына килеп утырган, бер –ике тапкыр чәйне йотып караган, ләкин шуннан ары аппетиты күтәрелмәгән.
«Тукта әле, инде бит кич, Элина күптән йоклыйдыр,» -дип үз-үзен юатып, соңгы кәнфитне өстәлгә алып куйган. Шулай да әти шыпырт кына залны узып, минем бүлмәм янында тукталган, әкертен генә ишекне бераз ачкан, бүлмә эченә күз салган. Мин инде әнием кочагында рәхәтләнеп йоклап яуымны күреп, күтәренке кәеф белән аш бүлмәсенә юл тоткан. Янәдән инде суына башлаган чәе янына килеп, баллы кәнфитнең төрелгән кәгазен салдырып, тел өстенә салган һәм. радиодан үзе үлеп яраткан Фирдүс Тямаевның җырын ләззәтләнеп тыңлап, кәнфитне тәмләп –тәмләп суыра башлаган.
Шулвакыт, шуны гына көткәндәй, зал ягыннан кеп –кечкенә аякларның дөпелдәве ишетелгән, әти , эш өсендә тотылган карак шикелле, тынычсызлана, борчыла башлаган. Дөп –дөп аяк тавышлары якынайганнан якыная бара икән.
Шул секундта шатланып «Урра, әти кайтты, әти кайтты!», — дигән сүзләр белән мин, кечкенә Элина, аш бүлмәсенә бәреп кергәнмен. Әтинең итәгенә кунаклап, үземчә бик мөһимгә санаган хәлләр турында тәтелди башлаганмын. Бу тәтелдәү мин өстәлдә яткан кәнфит фантигын күреп алганчы дәвам иткән.
«Әтииии, син кәнфитне ашадыңмы әллә?» — дип авызымны җәеп, елап җибәргәнмен мин. Әтием, мескенем, ни эшләргә белми югалып калаган. «Әти, миңа ул конфетны бир әле, бир әле, минем аны ашыйсым килә,”- дип өзми –куймый сөйләнеп, бәләкәй генә бармакларым белән әтиемнең авызын ачарга тырышам икән.
«Кызым,күгәрченем, бу соңгы кәнфит иде ,- дигән әтием үз гаебен танып, мине юатып, -тик син борчылма гына, мин сиңа иртәгә кибеттән тагын алырмын, ә кирәк булса, синең өчен капчыгы белән алып кайтырмын”.
Баштан минем кәефем нык кырылган ,сулкылдый –сулкылдый елап алганнан соң, , ачуым килгәнне күрсәтеп, кечкенә кашларымны җыерып,шактый вакыт дәшми утырганмын. Ләкин, ахыр чиктә, хәйләкәр емаюым бөтен йөземә жәелгән. Каушап калган әтиемнең авызына җәһәт кенә тыгылып, тел өстендәге кәнфитен тартып алганмын, берни булмагандай, үзем кәнфитне суыра да башлаганмын. “Ай-яй, кызык иттең мине!” –дип мине, шаккатыпмы, сокланыпмы, яратыпмы, әтием иркәли –назларга тотынган. Икебез дә шырык –шырык көләбез икән. Аннан мин ,чиксез канәгатьләнеп, кухняның диванына барып утырганмын. Безнең шат тавышны ишеткәч, әнием дә аш бүлмәсенә кергән. Иң газиз кешеләренең бәхетле елмаюын күрү аны да канатландырып җибәргән.
Инде ул көннәрдән соң күпме сулар аккан, күпме язлар-көзләр килгән, киткән. Әтием белән әнием шул вакыйганы миңа бүген генә булган хәл кебек сөйләделәр. Сүз иярә сүз чыгып, минем шактый гына шуклыкларымны искә төшереп көлештеләр.
Менә бит ничек була икән, шул кадәр вакыт узгач та, алар барысын да исләрендә тоталар, миңа ничә яшь булуына карамастан, мин һаман да алар өчен самими сабый бала. Алар күз нурларының һәр адымын, һәр сүзен, һәр эшен хәтерлиләр. Минем уңышларым булса, әти-әнием миннән дә ныграк шатлана, борчуларым булса, юата –тынычландыра, авырып китсәм, янымнан китми, терелүемне көтәләр, нидер сөйли башласам, тын да алмый, күзләрен миңа төбәп, мине тыңлыйлар, яннарына кереп утырсам, икесе ике яктан мине кочаклап, чәчләремнән сыйпап иркәли башлыйлар. “Их, мин дә аларны яратумны шулай белдерә алсам иде..” –дип уйлап куям шул мизгелләрдә.
Дуслар, әйдәгез әти әниләрне яратыйк һәм кадерлик, безгә алардан якынрак кеше дөньяда бүтән юк. Гаилә елының соңгы айларын гына түгел, бөтен гомеребезне , рәхәтләнеп, гаиләләребез белән үткәрергә насыйп булсын иде!