Милләт — гади сүзме ул?!
Ул нәрсәне аңлата!
Дәрестә шулай, диеп
Сорады бездән апа.
Бераз уйлап утыргач,
Барлык фикерне туплап,
Һәркем җавабын бирде
Апабыз торды хуплап.
Милләтнең бар үз теле,
Үзенә хас киеме,
Үз гореф-гадәтләре,
Һәм матур бәйрәмнәре.
Сорап куйды беребез:
Ник төрле соң телебез?
Аңлашсак без бер телдә,
Җайлы булыр һәркемгә.
Яңгыр тамчыларыдай
Охшаш булса һәр милләт,
Ярсып аккан ташкындай,
Артып торыр көч куәт.
Уйлап куйдым мин шулчак,
Карап күк гөмбәзенә:
Кем сокланыр бер төсле
Салават күперенә?
Кемгә ошар бер төстәге
Болынның чәчәкләре?
Милләтләр — җир йөзенең
Иң матур бизәкләре!
Һәркайсы үз урынында
Бик файдалы, бик кирәк.
Аңласыннар иде бар да:
Бу безнең иң зур теләк.
Милләтләр тату яшәсә,
Бар дөнья булыр тыныч.
Сугыш афәтләреннән
Булмас иде куркыныч.
Рәхәт булыр иде тормыш
Һәм бәхетле балачак.
Дус-тату яшәсәк, дуслар,
Барда яхшы булачак!