Тып-тыныч көн,
Җир өстенә ак кар ява.
Көзне озатып, бу галәмдә
Кыш узенең урынын ала.
Кошлар тынган,
Ә шулай да куңел тыныч.
Җир өстендә ак кар ята –
Бу бит пакълек, бу бит тормыш.
Әкрен генә урам буйлап,
Кайтып киләм уйлап кына.
Шунда күземә ташлана,
Ялгыз миләш буйчан гына.
Шомыртлар арасында ул
Горур тота буен-сынын.
Әйтә сыман: ”Тыңлыйк әле,
Кош-кортларның зарын-моңын.”
Алар эзли үзләренә
Тәмле ризык, җылы урын.
Әйтәләр күк бер-берсенә:
“Җим табарбыз, түзем булыйк.”
Шул сөйләшүне ишеткәч,
Миләш кирәклеген тойды.
Тәлгәшләренә сокланып,
Башын иеп, әйтеп куйды:
“Тәлгәшләрем, кып-кызылсыз,
Тәмам өлгереп җиттегез.
Кыш көнендә кош-кортларны,
Тукландыручылар бит сез”.
Кызарып пешкән миләшне
Кошлар бик тә ярата.
Чөнки алар яшәешкә
Шәфкатьлелек тарата.