Өй каршында үсеп тора
Матур миләш агачы.
Тәлгәшләре сыгылып тора,
Авыз итеп карачы!
Янып торган учак кебек
Кып- кызыл җимешләре.
Акрын гына җиргә төшә
Алтын һәм көмешләре.
Көзге җилдә салмак кына
Тирбәлә миләшкәем.
Еракларга киткәч кенә
Өзелә үзәккәем.
Яратамын миләшемне,
Матур алма бакчасын.
Сатсам әгәр җимешләрен
Кая куыйм акчасын?!
Сатмыйм шуңар, үзем ашыйм,
Ачы диеп тормыймын.
Көзен витамин җыям да
Кышын мин авырмыймын!