Борын-борын заманда, бер авылда яшәгән ди бер мичче. Аны беркем дә исеме белән атамаган. Зурлап, олылап аны безнең мичче дип йөрткәннәр. Ул гомере буе кешеләрнең өйләренә, мунчаларына мич чыгарган. Аның осталыгына һәркем сокланган. Менә шул мичченең бер кызы булган. Кечкенәдән әтисенә ияреп йөргәнлектән, ул да 15 яшьләр тирәсендә мич чыгарырга өйрәнгән. Көннәрдән бер көнне мичче каты авырып киткән. Алган заказымны үти алмыйм бит, ичмаса бик кирәкле кеше иде, дип борчылган ул. Кызы әтисен тынычландырган. Әйдә атка утырып минем белән бар, син ятып торырсың, ә мин мич чыгарырмын, кирәк урында киңәшләреңне бирерсең, дигән. Шулай иткәннәр дә. Барып җиткәч, кыз әтисен җайлап яткызган да, эшкә тотынган. Бу йортта шулай ук хуҗаның да 16-17 яшьләрдәге улы бар икән. Бу егет бик теләп кызга булышкан. Кич җиткәндә искиткеч матур мич барлыкка килгән, тик әтисенең генә хәле торган саен начарланган һәм берничә көннән үлеп тә киткән. Кыз ятим, бер ялгызы гына калган.
Бер көнне теге егет кызның өенә килгән дә, мин дә синнән мич чыгарырга өйрәнергә телим, дигән. Шул көннән башлап алар гел бергә эшләгәннәр, бик нык дуслашканнар һәм берничә елдан соң бергә гаилә корганнар, балалар үстергәннәр.
Бервакыт ире каяндыр хәбәр ишетеп кайткан. Тиздән авылларга газ кертәчәкләр икән, дигән ул хатынына. Безнең хезмәтебез кирәксез булачак, миңа хәзер газчы һөнәрен үзләштерергә кирәк, дигән. Егет Буа шәһәренә барып 2 ел укып кайткан. Мичче булган вакыттагы кебек иң кирәкле һөнәр иясе булуына бик сөенгән.
Авылларда мичләрне сүтә башлаганнар, чөнки һәр өйгә газ кергән. Ә менә мичче гаиләсендә газ булуга карамастан, мичне дә сүтмәгәннәр. Безне мич чыгару кавыштырды, беркайчан да мичсез калмабыз, искерсә, яңасын чыгарырбыз, дигән ире. Газчы булып эшләүче ире эштән кайткан төшкә, үзе чыгарган мичтә тәмледән-тәмле бәлешләр, кабартмалар пешереп куя икән хатыны. Яшәү чыганагы булган газга сөенеп һәм өй күрке булган ак мичкә тугъры булып алар әле дә бик матур, бәхетле гомер итәләр ди. Аларның ике уллары да, әтиләре юлыннан китеп, газчы һөнәрен сайлаганнар.