XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
“ Миңа якын тел”

   Мин Королёв Артём – рус  малае. Мин Казан шәһәре җитмешенче мәктәпнең алтынчы сыйныфында укыйм .

   Безгә беренче сыйныфтан бирле татар теле дәресе укытыла. Татар теле миңа бик ошый. Мин аны яратып өйрәнәм. Чөнки  Татарстанда  икенче дәүләт теле –татар теле. Аны белергә кирәк.

  Мин Г. Тукайның “Туган тел” шигырен  яттан беләм .”Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен укыдым. Герой шагыйрь  Муса Җәлил белән горурланам. Дәрестә без татар  халкының җырларын, табышмакларын, мәкальләрен  өйрәнәбез. Татар телендә мультфильмнар карыйбыз. Бер-беребез белән төрле темага сөйләшәбез һәм белемнәребезне арттырабыз.

Татар телен тырышып өйрәнергә кирәк, чөнки ул катлаулы тел. Бу телне яхшы белгәч мин сыйныфташларыма һәм иптәшләремә дә  булышам.  Киләчәктә  дә татар телен  өйрәнәчәкмен, чөнки бу тел матур, миңа якын тел.

 

Королёв Артём Анатольевич