XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Менә бу фото!

Кояш нурлары иртәннән үк безнең сыйныф кабинетына төшә. Бүген ул аеруча сөйкемле елмая. Яз килә! Яз! Әнә икенче партада утырган Ландыш тәрәзәдән һич кенә күзен ала алмый. Апа инде аңа ике тапкыр кисәтү ясады. Беренче дәрес бетүгә үк, Ландыш минем янга килде дә үзенең планын сөйли башлады: − Кичә миңа абый Казаннан фотоаппарат алып кайткан. Әйдә, фотога төшәргә! Без, йөгереп, класстан чыктык. Ләкин ун минутта нәрсә төшереп булсын! Дәресләр беткәч, үзебезнең 57нче бистә янындагы урманга барырга килештек. Соңгы дәрес – технология. Аны яратсак та, дәрес бик озак узды. Ниһаять, кыңгырау чылтырады. Без мәктәптән чыктык. Үзебез белән Алияне дә ияртергә булдык. Сумкаларыбызны тиз генә өйгә кертеп чыктык. Әти-әни эштә. Кая барасың дип сораучы юк. Әнә ул Нөркә урманы! Сукмактан озак кына барасы әле. Ә безгә тиз кирәк! − Әйдә, менә моннан кистереп кенә чыгабыз,- диде Алия һәм беренче булып көрткә кереп тә китте. Бу җирдә Әмирҗан абый өй салырга җыена. Әле коймалары юк. Әнә тегендә кирпечләре өелгән. Без дә батыр Алия артыннан иярдек. Кар җепшек, суланып тора. Рәхәтләнеп көләбез, кычкырып җырлыйбыз. Кинәт… күз алдында Алия юк булды. − А-а-а! Үлә-ә-әм! – Алиянең тавышы әллә каян, җир астыннан ишетелә. Карасак, шаккаттык! Дустыбыз базга төшкән! Күрәсең, Әмирҗан абый җәй көне монда чокыр казыган, ә капларга оныткан. Алия кычкырып елый, әнисен чакыра. Хәзер генә аның әнисен каян табыйк?! Ландыш белән икебез җиргә сузылып яттык та ике кулына ябыштык. Әй тартабыз,әй тартабыз. Көләсе дә килә,елыйсы да. Түз инде, дускай, түз! Алия үзе дә җебегәннәрдән түгел, нык тырыша. Менә ул җирдә! Әй, җирдә түгел, карда! − Кызлар, итегем юк! Ни күрик, Алия кар өстендә оекбаштан гына басып тора. Итекләре базда төшеп калган. Мин шундук бер итегемне салып бирдем, икенчесенә аякларым белән үзем бастым. Ә Ландыш зур таяк табып, чокырны актарырга тотынды. Әни әйтмешли, иштек Ишми чумарын! Терсәк якын, тешләп булмый!Теге сукмактан гына киткән булса-а-ак! Үкенүдән файда юк.Әнә Ландыш ничек болгата чокырны! Алия белән икәүләшеп көлеп җибәрдек. Бер итек чыкты! Ландыш да безгә кушылып көлә башлады. Ул тирләп пешкән, битләре кып-кызыл,чәчләре башлыгы астыннан юешләнеп тырпайган. Көлүен көләбез, әле тагын бер итекне табасы бар! Инде чират миндә! Ландыш казынган урынга таякны тыгам. Бер каты әйбер дә сизелми. Читкә китеп карап торам. Чокырның радиусын чамаларга кирәк. Исәп – уң кырыйлап таягымны эшкә җигү. Йөгереп килеп уйлаганымны эшләмәкче идем, ярый әле туктап калдым. Кар читендә зәңгәр итек читен күреп алдым. Алияне шундый итеп тартканбыз, чыктым дигәндә,аягындагы итеген кар җибәрмәгән. Без хәлдән таеп кайтырга чыктык. Өс-башларыбыз пычрак, үзебез юеш. Ә Алия, мескенкәй, туңып дерелди үк башлады. Менә хәзер безне фотога төшерсәң дә була!

Газизова Сюмбель Ленаровна
Страна: Россия
Город: Район Актаныш