Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Мәрьям әби

Быел көз җылы, юмарт иде. Уңышны җыеп алырга, кайнатма әзерләргә, алма киптерергә җитеште халык. Менә Мәрьям әбинең дә өй тәрәзәсендәге баланы «кәләш» кебек өлгерде. Элек тә ул бу җимешләрне, беренче салкыннарда җыеп, шикәр белән болгата һәм туңдыра иде. Ә кыш көне алардан тәмле бәлешләр пешерә. Ләкин 80 яшьлек карчыкның хәзер бу турыда кайгысы юк, аның авырый башлаганына бер айлап бар инде. Табибка барудан бөтенләй баш тартты, авыру үзеннән-үзе бетәр әле, диде. Ләкин ул бөтенләй урын өстенә калды.

«Соңгы сәгатьләрем якынлаша, ахрысы», — дип уйлады карчык, урыныннан торырга теләп. Бу аңа бик авыр бирелде. Әмма ул үз биләмәләрен йөреп чыгарга, бөтенесе дә тәртиптәме, берәр нәрсә эшсез, кирәксез булып ятмыймы икәнен белергә теләде. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр Алсу Маратовна килде: җыештырды, тәрәзәләрне юды, ишегалдын һәм яшелчә бакчасын тәртипкә китерде. Икенче килүендә балан җыярга булышырга вәгъдә итте.

Яше һәм сәламәтлеге аркасында Мәрьям әби йорт хайваннарыннан — кәҗә һәм тавыкларын яз көне үк бетерде. Күрше Ясминәгә һәм хат ташучы Гүзәлгә бирде. Болай гына, рәхмәткә. Аларны иткә җибәрергә әбинең кулы күтәрелмәде. Ә боларның хуҗалыклары зур, терлекләргә урын табылды. Хәзер карчыкны үзе белән бергә картайган мәчесе — Иркәнең язмышы борчый иде. Хуҗасы «китеп» барса, аңа ни булыр?! Ул, аякларын көчкә сөйрәп, аш бүлмәсенә барып җитте, стенадагы иске фотоларга күз төшереп алды да көрсенеп куйды. Тирә-ягы чиста, юылган, тәрәзә пәрдәләре ап-ак. Өстәл кырыенда каз каурыеннан үрелгән майлагычны күргәч, Корбан гаетенә коймак пешергәне исенә төшеп китте. Бу көнне ул гадәттәгечә күршеләрен чәйгә чакырган иде. Ипи-тозлы хатын иде ул. Әмма, кызганычка каршы, тормыш үз төзәтмәләрен кертте. Бүген ул хәтта өйдән дә чыга алмый.

Мәрьям Рәдиф кызы катлаулы тормыш кичерде. Сугыш чоры баласы бик иртә әти-әнисез калды: әтисе 1943 елда фронтта һәлак булды, ә бер елдан әнисе ачлык белән авыртуны кичерә алмады. Кызны әнисе ягыннан Гөлмәрьям апасы тәрбиягә алды. Ул колхоз ашханәсендә пешекче булып эшли иде. Тыйнак кына яшәде, аның гаиләсе дә ишле: үз авызлары алты кеше иде, ләкин хатын ятим баланы рәнҗетергә бирмәде. Кызга белем алырга булышты. Тугыз сыйныфны тәмамлагач, Мәрьям медицина училищесына укырга кереп, фельдшер белгечлеге алды. «Кеше булырга теләсәң, укы, кызым», — диде Гөлмәрьям апасы, перронда сеңлесен ерак юлга озатканда. Бу сүзләрне ул гомерлеккә хәтерендә калдырды. Укудан буш вакытта хастаханәдә санитарка булып акча эшләде, хезмәт хакы алгач, апасына дарулар һәм башка кирәк-яраклар җибәреп торды.

Эш сөючән, озын кара чәчле, кечкенә буйлы кызны хастаханә коллективы да бик тиз үз итте. Укуын тәмамлагач, өлкән яшьтәге мөдир аны стационарга шәфкать туташы итеп эшкә чакырды. Торак белән дә булышырга вәгъдә иттеләр. Ләкин аның туган авылына, ул вакытта үпкә чире белән авырган апасы янына кайтасы килде.

Диплом алгач, Мәрьямне күрше өлкәдәге авылга эшкә билгеләделәр. Күпме генә сораса да, деканатта утырган симез хатын кызның үтенечен кире какты. Шулай итеп ул чит районга китәргә мәҗбүр булды. Шунда булачак ире, авылда беренче егет, баянчы Фарил белән танышты. Яшьләргә эш җитәрлек булды: сугыштан соң авыр хәлдә калган колхозларны торгыздылар, көн-төн кырда булдылар.

Тыныч яшәделәр, хуҗалыкны үз көчләре белән алып бардылар. Ир белән хатынның уллары туды. Әмма бала озын гомерле булу язмаган иде: җиде яшендә су коенганда батып үлде. Мәрьям Рәдиф кызы табиб булып эшләгән елларында күпме сабыйның гомерен коткарды, ә менә бердәнбер улын үлемнән саклап кала алмады. Сабыйның вафатыннан соң гаилә тормышы җимерелә башлады, башка балалары да булмады. Озакламы ире дә дөнья куйды. Мәрьям башка кияүгә чыкмады, үзен тулысынча эшкә багышлады. Хәтта пенсия яшенә җиткәч тә кешеләргә ярдәм итүдән баш тартмады. Инде күптән иске медпункт урынында кибет тора. Авыл халкы медицина ярдәме, дарулар артыннан район үзәгенә йөри. Айга бер тапкыр авылда шәһәр табиблары кабул итә.

— Мәрьям апа, син өйдәме әллә? Өйалдында яңгыравыклы тавыш ишетелде. Күрше Ясминә карчыкка яңа сауган сөт һәм ипи китергән иде.

— Ә кайда булыйм соң мин? — диде ул акрын гына.

Ясминә, ашыга-ашыга, авылның барлык яңалыкларны сөйли башлады. Чынаякка сөт салып, ипи кисеп куйды.

— Яз көне шәһәргә күчеп килгән председатель малае кәләше белән авылга кайткан, яңа елга туй ясамакчы булалар. Монда яшәргә дә калачаклар, диләр. Ә нигә әле калмаска, ата-ана йортында һәрвакыт яхшы. Бәла-казаларны белмичә яшә дә яшә. Тик менә кыз бик иркә. Озак түзәрме монда, — дип туктаусыз сөйләнде Ясминә. Аннары, әбинең сөйләшергә хәле юклыгын аңлап, тизрәк терелүен теләде дә чыгып китү ягын карады.

Мәрьям карчык, бер йотым сөт эчеп, чынаягын өстәлгә куйды. «Иркәгә калдырам», — дип уйлады ул, кичәдән бирле өйгә кайтмаган мәчене исенә төшереп. Ишегалдында күренмиме дип, үрелеп кенә тәрәзәләргә карады. Аннары чак кына караватына барып җитеп ятты да әкрен генә күзләрен йомды.…

Курбанова Самира Альфредовна
Страна: Россия
Город: Казань