Катнашалар: Дәү әни, Нурый, Нурыйның сеңелләре, игезәкләр Алсу һәм Алия.
Алинә- Нурыйның укытучысы.
Дәү әни: Кызлар, сез нәрсә эшләп утырасыз? Тавышыгыз да чыкмый. Тагын телефонмы кулларыгызда? Әллә ишетмиләр дә инде. Колакларына нидер тыгып куялар да, утыралар мәрткә киткән кебек. Әтиләре дә, әниләре дә шуңа карап каткан бит. Ашап-эчәләр дә, бармакларын телефонга төртәләр. Ни сөйләшеп утыру юк. Ни эш эшләү юк. Аптыраплар китәрсең, валлахи. Беркөн киленгә әйткән идем. Мин әйтәм, балалар гел телефонда утыра, күзләре бетә бит дим. Ярар, тик утырсыннар тып –тыныч зато ди. Менә сиңа мә. Шул да булдымы җавап. Дәшмәдем инде, дәшсәң ачулана.
Сулышы капкан Нурый кайтып керә.
Нурый: Әбием, минем яраткан әбием. Хәлләрең ничек? Кызлар нихәл?
Дәү әни: Яхшы улым?Бишлеләр алдыңмы улым? И минем тәти улым.
Алсу: О безнең абый кайтты. Икеле алып кайтты. (чабып китеп бара)
Алия: Тәти улым дия дия, әби һаман сине сөя. Нихәл абый, ничәле алдың?
Алия: Ул кичә өй эшен эшләмәде, чөнки әнинең вакыты булмады.
Дәү әни: Әйе шул, әтиегезнең дә, әниегезнең дә вакыты булмады. Телефонга табынып утырдылар.
Нурый: Әбием, бик нык ашыйсым килә. Эчемдә бүреләр улый. Әйдә сыйла инде мине.
Дәү әни: Хәзер тәти улым, тәмле итеп аш пешердем.
Кызлар: Әби, без дә ашыйбызмы?
Дәү әни: Сез әти-әниегез эштән кайткач ашарсыз. Сез көне буе өстәл яныннан китеп тормыйсыз. Менә абыегыз арып кайтты. Уку бик ардыра бит ул. Уку-инә белән кое казу.
Алсу: Әби, әйдә башта абыйның көндәлеген карыйбыз. Бишле алса ашый, алмаса ашамый.
Нурый: Ачуымны китермә әле. Менә үзең ничек укырсың икән, карарбыз.
Алсу: Мин һәрвакыт бишкә генә укыячакмын. Менә күрерсең.
Алия: Менә абыйның сумкасыннан көндәлеген табып алдым. Бүген абый өч өчле алган. Әби кара әле нинди зур өчлеләр.
Дәү әни: Нурый, улым, нигә тырышып укымыйсың син ә? Тәмле итеп ашатам, матур итеп киендерәм. Тырышып укырга кирәк инде, улым. Син бит телефонда да утырмыйсың. Укырга вакытың күп.
Алсу: Утырмый шул, чөнки аның телефоны юк.
Нурый: Миңа телефон кирәк тә түгел. Нишлим мин аның белән. Минем телефонда утырырга теләгем дә, вакытым да юк.
Алсу: Нинди эшең бар соң синең?
(Ишектә звонок шалтырый. Өйгә укытучы Алинә апалары килеп керә. Балалар икенче бүлмәгә кереп китәләр.
Алинә: Исәнмесез, керергә мөмкинме?
Дәү әни: Әйдә, Алинә сеңлем, керегез, кер. Рәхим итегез. (урындык бирә, утырырга куша)
Алинә: Рәхмәт Саимә апа, юк, юк, утырып тормыйм. Мин Нурыйны мактарга дип килдем әле. Укуы бик шәптән булмаса да, бик мәрхәмәтле бала ул. Көн саен укудан кайтканда ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышып йөри икән. Директорны күреп тә мактаганнар. Миңа да телефоннан шалтыратып әйттеләр. Дәү әни тәрбиясе инде бу Саимә апа. Менә укуын да рәтләп җибәрсә, ничек яхшы булыр иде.
Дәү әни: Шулаймы, Алинә кызым. Әйтәм аны мәктәптән соң кайта ул. Рәхмәт инде яхшы сүзеңә. Дәү әтисенә ошаган ул, бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле. Мине дә кочаклап кына тора ул. Менә әти-әниләре кайткач, аларга да әйтермен.
Алинә: Ярый сау булыгыз. Дәресләренә дә әзерләнеп йөрсен инде.
Дәү әни: Саубул сеңлем, исән-сау йөр! (укытучыны озатып кала, шатланып басып тора) Менә бит, рәхмәт яугыры, ничек кәефемне күтәреп чыгып китте. Кичке ашка ит бәлеше пешерим әле, гаиләбез белән тәмләп сыйланырбыз алла боерса.
( Саймә апа тиз генә чоланга чыгып, чиләге белән онны алып керә)
Балалар, килегез әле минем яныма. Нурый улым, укытучың сине мактап китте әле. Өлкәннәргә булышып йөрисең икән, бусы яхшы. Тик менә укуың начаррак икән шул. Син хәзер ашап ал да, сабагыңны өйрән, ә кызлар миңа булышыр.
(Нурый ашарга утыра) Ә сез, кызлар, миңа булышырсыз. Мин камыр куеп җибәрим дә, итне турармын.
Алсу: Вәт әби, кызык син. Безне эшләтәсең, абыйны мактыйсың.
Дәү әни: Әйдәгез, балалар, күп сөйләмичә генә, тәмле итеп, бәлеш пешереп куйыйк әле, әти- әниегезгә сезне дә мактармын. Сез бит кызлар, киләчәктә үзегезгә бик кирәк булачак. Эшләгәнегез кеше өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен булыр.
Алия: Дәү әни, син безгә әкият сөйлә, без тыңлый-тыңлый эшлибез.
Дәү әни: Көн дә әкият сөйләтәсез. Нинди генә әкият сөйләргә соң инде сезгә? Әйдәгез “Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сөйлим, тыңлагыз. Аннары миңа эчтәлеген сөйләрсез. ( дәү әни әкиятне сөйли, кызлар эшли-эшли тыңлыйлар.) Әкият сезгә ошадымы?
Алсу: Әйе, ошады. Дәү әни, без сиңа булышабыз, ә Көртлек белән Тычкан ялкау. Тавык бөтен эшне үзе генә эшли. Син безгә гел әйтәсең бит, “Кем эшләми, шул ашамый”, дип. Тычкан белән Көртлек Тавыкка булышмадылар, ә өстәл артына иң беренче килеп утырдылар.
Алия: Безнең абый да ялкау була бит инде, ул булышмый.
Нурый: Нишләп булышмыйм ди, мин бит дәрес әзерләдем. Менә хәзер мин дә булыша алам.
Дәү әни: Әйе улым, шулай. Тик әле уйнарга чыкканчы мунча миченә утын кертеп куярсың, бозауга су эчерерсең, чишмәдән су китерерсең.
Нурый: Беләм инде дәү әни, бу эшләрне көн дә эшлим бит мин.
Дәү әни: Эшләргә кирәк шул, балалар. Эшләп ашагач, ризык тәмле була. Бөек шагыйрьебез Габдулла Тукай да үзенең шигырендә: “Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш” дигән.
Нурый: Эш беткәч, уйнарга ярый.