Җәйге яллар бик тиз үтте,
Сентябрь килеп җитте.
Мәктәпләрдә менә тагын
Дәрес башланып китте,
Сагындырган мәктәбебез:
Якты, матур заллары,
Белем иленә чакыра
Кыңгырау тавышлары.
Каршы ала ачык йөзле
Укытучы апабыз,
Сыйныфташлар белән сөенеп
Мәктәп ишеген ачабыз.
Сүз бирәбез яхшы укып
Төпле белем алырга,
Киләчәктә иң акыллы
Зур кешеләр булырга.