N авылы бүтән авыллардан бер әйбере белән дә аерылмый иде. Җәйләрендә мондагы һава шундый рәхәт, чиста ки, урамнан керәсе дә килми. Апрель аеннан башлап, балалар яланаяк урам буйлап йөгереп йөриләр инде. Бөтен кеше бер берсен белсә дә, белмәсә дә кулын болгый, исәнләшә, ә һавада ылыс, җиләк һәм чирәм исе килә. Бу ис безнең авылда гынадыр кебек тоела иде миңа.
Авылның иң төп җире-мәчет. Безнең мәчетнең мулласы — Каюм абый. Ул бу авылда бик хөрмәтле кеше иде. Бик үзенчәлекле кеше иде Каюм абый. Үзе мулла, үзе пьесалар иҗат итә. Ел саен авыл клубында Каюм абый язган пьеса куела. Авыл халкы гына түгел, күрше -тирә авыллардан да театрны карарга бик күп кеше җыела иде. Безгә ул театрлар ниндидер могҗиза кебек тоела иде. Кечкенә булганга, безне клубка кертмиләр иде шул.
Еллар шулай уза торды. Менә мин дә югары сыйныфка җиттем. Яңа ел кичәләре якынлаша башлауга, мәктәп шау-гөр килде. Имеш, быел Каюм абый үзенең театрын безнең өчен язган икән. Ягъни анда мәктәп укучылары уйнарга тиеш. Төп рольләрнең берсенә мине куйдылар. Күпме генә тартышсам да, каршы килә алмадым. Минем анда бер дә катнашасым килми. Аның бит әле сөйли торган сүзләрен өйрәнәсе була. Нәрсәгә соң ул мина, ә? Минме соң инде роль ятлап, театр куя торган кеше? Укытучы Әлфия апа әйтмешли, мин бер дә тәртипле малай түгел. Алай дисәң, нәкъ башкалар кебек инде: дуслар белән җәйге кичләрен ни генә кыланмыйбыз. Агач өстенә менеп, елгага сикерәбез, шаярышабыз, сугышабыз. Малайлардан аерым бер генә ягым бар минем: инде минем яшьтәге бар егет тә кызлар белән йөри, ә мине алар бер дә кызыксындырмый. Аңламыйм мин ул мәхәббәтнең нәрсә икәнен, аңлыйсым да килми.
Инде әйткәнемчә, быел без театр куярга һәм мин төп рольләрнең берсендә уйнарга тиеш. Дәресләрдән соң безне әсәрнең эчтәлеге белән таныштырдылар. Театр уйнарга туры килүе белән килешә генә башлаган идем, тагын бер шок-контент: мин Каюм абыйның кызы Нәфисә белән уйнарга тиеш.
Нәфисә – сәер кыз. Ул да бөтен башы белән дингә баткан. Аннан мәктәптә гел көләләр, чөнки ул үзе белән Коръән китабы өстерәп йөри. Аның кыяфәте ох диярлек түгел, ләкин мин аны ямьсез дип тә әйтә алмыйм. Бер сыйныфта укысак та, ул кеше белән артык аралашмады. Без дә аны чакырмадык, ул да чыгам дип тормый иде. Мәктәптә аның бер дусты да юк, аны табарга теләге дә юк. Аңа барыбер иде бугай үзе, көләләрме аннан, бармы дусты, юкмы.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, төп рольләрне Нәфисә белән без башкарырга тиеш. Нәфисә — ак киемле фәрештә, ә мин -егет. Шулай итеп, безнең репетицияләр башланды. Безне өйрәтүче -китапханәче Галия апа. Мин аны бик ошатып бетермим. Нәрсәгәдер ул мәктәптәге малайларны бер дә яратмый, ә кызларның башларыннан сыйпап кына тора. Безнең аның каршында ни гаеп эшебез бардыр.
Репетицияләрнең барысына да йөрмәдем, орышсалар да миңа барыбер иде. Сүзләрен дә мәктәпкә килгәч кенә ачып карый идем. Галия апайдан тәмам эләгә иде инде миңа, мин аның “Враг № 1” әйләндем.
Театр куярга санаулы гына көннәр калды. Кабатларга килмәгән көнне су буеннан кайтканда, каршыма мәктәптән кайтучы Нәфисәне очраттым. Ул мине туктатты да:
— Нигә бүген тагын килмәдең инде?-дип сорады.
— Киләсем килмәде, — дип җавап бирдем мин.
— Ник шулай итәсең соң син? Һич югы минем әти өчен булса да, кил инде. Ул бит бик борчыла.
Эчемнән генә хәзер ди, Нәфисәнең әтисе дип мәктәпкә барам ди, куймаска иде мине дип уйлап куйдым.
— Ә чынлап та, каян кайтасың син?
-Су буена барган идем.
— Нишләдең син анда? — дип сорады Нәфисә.
— Тәк кенә бардым, мин анда кечкенә булганда, гел әни белән бара идем, -дип, җавап бирдем. Нәфисә белән сөйләшеп ачылып киткәнемне сизми дә калдым. Ничек шулай булганын да белмим. Ләкин миңа аның белән сөйләшергә рәхәт икәнен аңладым.
— Ә мин үз әниемне бер дә хәтерләмим, — дип дәвам итте ул. — Ул мин туганда үлеп киткән. Әти сөйләвенчә, ул бик матур һәм тормыш яратучан булган. Көн саен диярлек, әти миңа син нәкъ әниең дип әйтә.
Сөйләшә-сөйләшә, кызны өенә озатып куйганымны сизми дә калдым. Кайтып җиткәч, Нәфисә:
-Зинһар, иртәгә репетициягә кил яме. Яңа елга озак калмады. Аңарчыга кадәр аны өйрәнеп бетерергә кирәк, — дип үтенде.
Теләмичә генә ризалаштым.
Икенче көнне дәресләрдән соң, репетициягә калдым. Алай гына да түгел, әзрәк сүзләрен дә ятлаган идем. Шул көннән мин бер репетицияне дә калдырмадым. Киресенчә, мин анда үзем теләп бардым. Кайбер көннәрне аерым да шөгыльләндек. Нәфисә белән сценарий өйрәнә идек, сөйләшеп, көлешеп тә алдык. Өйгә кайтканда, мин ерык авыз белән кайта идем. Хәтта миндәге үзгәрешләргә әти дә сәерсенеп карады.
Ниһаять спектакльне куяр көн килеп җитте. Бүген без клубта “Яңа ел фәрештәсен” куябыз. Мин нигәдер борчылам.
Башладык. Бар да яхшы гына бара. Нәфисәнең чыгар вакыты җитте. Ул сәхнәгә чыгуга, әллә нишләдем: йөрәгем комета тизлегедәй тибә башлады, битем кызды, сүзсез калдым, сценарийны оныттым. Ә Нәфисә, Нәфисә искиткеч матур иде, ап-ак күлмәктә. Чыннан да, фәрештә кебек. Әлеге күлмәктә мин аны беренче тапкыр күрәм. Әле ул чәчен тә тузгыткан, беренче тапкыр. Мәктәптә ул гел яулыктан йөри иде.
Мин үземнең сәхнәдә торганымны да оныттым. Нәфисә китереп төрткәч кенә аңыма килдем. Спектакльнең сүзләрен оныттым, үз сүзләре белән сөйләп чыктым. Чыгышыбыз искиткеч булды, ахырда бөтен зал елады, хәтта алгы рәттә утыручы Каюм абый да. Мин аның елаганын тормышымда беренче тапкыр күрдем, бу миңа бик сәер тоелды.
Шуннан соң бер атна узды. Яңа ел каникуллары башланды. Минем башымнан Нәфисә чыкмады.
Кичен әти белән бал белән чәй эчеп утырганда мин әтидән ничек әнигә гашыйк булганын сорадым.
— Аны аңлар өчен күп вакыт кирәкми, улым. Әниеңне күрүг минем күңелем сикерә иде. Мин нишләргә белми идем. Мин әниең турында уйлап йокларга китә идем һәм шул ук уйлар белән уяна да идем. Әллә гашыйк булдың инде, улым?- дип сорады әти. Җавап та бирмәдем, бүлмәмә кереп киттем.
Кич белән Нәфисәнең өенә бардым. Нәфисә киенеп чыгуга сөйли башладым:
— Нәфисә, әллә нишләттең син мине. Сине теге көнне өеңә озатканнан бирле минем баштан синең турында уйлар чыга алмый. Син минем төшләремә дә керәсең. Синең турында уйлап мин йокыга китәм, синең турында уйлар белән мин уянам…. Мин сиңа гашыйк булуымны аңладым… Гафу ит, минем бер тапкыр да андый хисләр сизгәнем булмады, син мине каксаң, мин аңлармын. Син искиткеч кеше, Нәфисә. Син матур, ягымлы…Мин үзем дә нәкъ менә шундый булырга теләр идем. Әгәр дә син кешеләргә ошамасаң, алар сине сәер дип санасалар – бу аларның проблемалары. Мин яратам сине, Нәфисә.
Мине тыңлап бетергәннән соң, Нәфисә мине кочаклап алды. Башын күкрәгемә терәп, елап җибәрде.
-Ник елыйсың? Син минем дуслар берәр нәрсә әйтер дип курыктыңмы? Миңа барыбер, чынлап әйтәм, Нәфисә, чынлап.
Нәфисә бик тиз генә тынычланмады.
— Син мине ярата алмыйсың, Айдар, -диде ул. –Без дуслар була алабыз, күрешә алабыз… Ләкин мине яратырга ярамый.
— Ник?- дип сорадым мин.
— Чөнки мин бик нык авырыйм, — шыпырт кына әйтте ул.
— Булса ни? Тиздән син тазарырсың…
Ул моңсу гына елмайды. Шул вакыт өй ишеге ачылып, аннан Каюм абый чыкты. Ул чыккач, Нәфисә өенә кереп китте.
Шулай каникуллар да узып китте. Мин мәктәпкә укырга баруны түземсезләнеп көттем. Күпме генә көтсәм дә Нәфисә укырга килмәде. Өйләренә ничә тапкыр барсам да анда да гел йозак каршылады. Укытучы апабыз аның хастаханәдә икәнен әйтте. Соңыннан без аның лейкемия белән авырганын белдек.
Нәфисәдә лейкемия булган, ул аның турында җәй көне белгән. Бу авыруның сирәк формасы икән. Әйе, ел башында ул үзен әле яхшы хис иткән. Ул үзен әле соңгы берничә атнаны гына начар тоя башлаган. Әтисенә дә шундый әсәр язарга кушкан. Хәтта төп рольгә дә мине Нәфисә куйдырткан.
Минем өчен кояш сүнгән сыман булды. Тик инде мин элеккечә тәптипсез малай була алмаячагымны аңладым. Мәктәптә дә тырышып укыдым. Алай гына түгел, имтиханнарны да уңышлы тапшырдым. 9 дан соң берәр СПТУга гына китәрмен дип уйлаган идем, фикеремне үзгәрттем. 11гә калып, медицина институтына укырга керергә әзерләндем. Нәфисә турында авылга әллә нигә бер кайткан Каюм абыйдан гына сорап тордым.
Нәфисә 2 ел Хосписта дәваланды. Мин аның белән берничек тә хәбәрләшә алмадым. Әйткәнемчә, сәеррәк иде бит ул. Хәтта телефоны да юк иде аның. Ышанасызмы?
Ниһаять Нәфисә кайткан дигән хәбәр ишетелде. Бу вакытта инде мин мәктәпне тәмамлап, Йошкар -Ола медицина институтына укырга кергән идем. Нәфисәнең авылга кайтуы минем дә ялга кайткан вакытка туры килде. Шушы хәбәрне ишетүгә, мин коштай очып, аларга бардым. Нәфисә ябыккан, күзләре тагы да зурайган, тик барыбер күңелгә шулкадәр якын Нәфисә иде. Ниләр сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим, безгә бик рәхәт иде. Нәфисә авылда 2 атна торды. Мин дә укырга бармадым. Гел Нәфисәм янында булырга тырыштым. Каюм абый да безгә комачауламады. Шулкадәр рәхәт 2 атна булды бу. Без хәтта Нәфисә белән йөзекләр дә алмаштык, янәсе, ярәшеп куйдык.
Бу көннәр бик тиз узып китте. Нәфисә кабат дәваланырга китте. Мин баш- аягым белән укуга чумдым. Сессияләрне тәмамлап, авылга кайтканда, мине коточкыч хәбәр каршы алды. Нәфисәм үлгән диделәр…
Аны ничек алып кайтканнарын, ничек күмгәннәрен хәтерләмим дә диярлек. Барысы да томан эчендә кебек кенә булды….
Минем тормышымда уку гына калды. Әгәр дә укуым булмаса, мин акылдан шашкан булыр идем.
Ул көннәрдән соң күп еллар узды. Мин Казанның билгеле бер хастаханәләренең берсендә хирург булып эшли башладым. Соң гына өйләндем. Хатыным минем Нәфисәмне белә, ел саен аңа багышлап, Коръән ашы уздыра. Мин дә ел саен отпускамны Нәфисәм вафат булган май аена алам. Гаиләм белән авылга кайтабыз, әнием белән Нәфисәм каберен җыештырабыз.
Ә кулымда балдак белән янәшә һәрчак гади йөзек ялтырый.