XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мәхәббәт җимеше

Җәйге тынчу кичләрнең берсе иде. Мин тукталышта… Эштән кайтырга ашыккан халык арасында мин дә үземә кирәкле автобусны көтәм. Белмим, ни өчендер күңелемдә авыр, күңелсез. Әйтерсең лә мине хәзер нидер көтә. Мине биләп алган бу хис нигәдер өйгә тарта. Ә автобус һаман килми. Сәгатемә күз салдым. Биш минуттан 6 тула. Тора бара түземлегем бетә башлады.

    Тагын берникадәр вакыт узгач, мин барысын да ташлап, өйгә җәяү кайтырга булдым. Нәкъ  менә шул вакытта миңа кирәкле автобус тукталышка килеп туктады. Автобус ярымбуш иде.Шуңа сөенеп, мин автобусның арткы ягына, тәрәзә кырыена барып утырдым. Бу минем яраткан урыным. Ерак яшәгәнгә күрә, кайтасы юлым озын һәм озак. Ә тәрәзәгә карап барганда, ниләр генә күрмисең… Гөжләп торган шәһәрне, кешеләрнең беркемгә дә игътибар итмичә каядыр ашыгуларын, көлеп уйнап йөргән балаларны һәм, әлбәттә инде, безне биләп алган салкын, әмма үзенең яңалыгы белән җәлеп итүче төзелгән биналарны. Шулай уйланып бара торгач, вакыт күз ачып йомганчы үтеп китә. Менә минем тукталыш. Өйгә кайта торган юлым парк  аша үтә. Бу паркка кергәч үк, күңел бераз тынычланып китте. Көн тынчу булганга күрә, мин туңдырма алып, агачларның шаулавын тыңлап бер эскәмиягә утырырга булдым. Шулай утырып торган чакта тирә-якны күзәтәм. Кеше шактый күп. Кемдер балалары белән, кемдер дуслары белән, ә кемдер сөйгән ярлары белән йөри иде. Каранып утыра торгач, күзем ялгызы гына  эскәмиядә утырган бер егеткә төште. Юк, аның төс-кыяфәте дә, киеме дә җәлеп итмәде мине. Егетнең кулындагы кызыл розалардан күземне ала алмадым. Ул кемнедер көтә иде. Шулай булып чыкты да. Бераз вакыт үткәч, аның янына бер чибәр кыз килде.

 Егет кулындагы чәчәкләрен кызга сузды:

-Исәнме, Сылу, болар сиңа.

-Зөфәр…-кыз тотлыгып калды. Аннан соң дәвам итте:-             

 Зөфәр,син чәчәк ташыйсың да чәчәк ташыйсың. Туйдым мин. Бер түземлегем дә калмады. Сине мин айга бер күрәм. Дус кызларым барысы да кияүгә чыгып, балалар таптылар,ә мин һаман ялгыз.

— Соң мин бит укыйм, эшлим, безнең бәхетле киләчәк өчен тырышам!

-Мин дә укыйм! Тик тормыш уку белән генә бармый… Мин башка көтәргә теләмим. Хуш, саубул.

Кыз розаларны егетнең кулына тоттырды да борылып китеп барды. Зөфәр ялгызы калды. Кызны туктатырга теләп талпыныш ясады, тик туктап калды.Бу минутта кызны туктата алмаячагын аңлады күрәсең. Эскәмиягә утырып розаларны янәшәсенә куйды. Күпмедер вакыт бер ноктага карап утыргач, ниндидер карарга килеп, тиз генә торды да парктан чыгу ягына китәргә юнәлде. Ятим булып, эскәмиядә розалар калды…

   Мин дә кайтырга җыендым. Өйгә кайтып кергәндә, мине шатлыклы хәбәр көтә иде. Минем бер ел элек кияүгә чыккан апам бала көтә. Йокларга яткач, мин  уйлап куйдым: бүген мин яңа гына бөреләнеп килгән мәхәббәтнең үлемен һәм киресенчә, мәхәббәтнең иң югары ноктасын, аның җимешен күрдем.

Тухбатуллина Камиля Асгатовна