XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Мәңгелек яра

           Кеше гомере, тормыш, яшәү мәгънәсе… Ходай тәкъдире белән Җир йөзендә аваз салган мизгелдән алып, тормышның һәр мизгеле аша адәм баласы яшәргә өйрәнә, ялгыша, хаталана, шул хаталар аша тормыш тәҗрибәсе туплый. Тик Язмыш һәрбер  адәм баласына үз тәкъдирен яза, тормыш юлларын билгели. Кеше, үзенең ни дәрәҗәдә тормышны кабул итүеннән чыгып, яшәргә өйрәнә, көрәшә, кешелек кыйммәтләрен аңлый башлый. Үзен-үзен белә башлаган чактан алып гомеренең соңгы мизгеленә кадәр һәр кеше үзендә чын Кеше була алырлык көч табамы соң?!  Яралы язмышлар, гыйбрәтләр, халык тәҗрибәсе… Гомернең алтын чылбырын сакларлык көчне, тәрбияне кайдан алырга соң?!

        Бәхет…

       Нәрсә соң ул?!  Аңа юл башы кайдан башлана?!  Аның кыйммәте нидә? Яшь гомеренең бер кайгысыз, көлеп-шаярып үткәрер чагында күп тапкырлар тынгылык бирмәде бу уйлар Тамчыгөлгә.Тормыш матурлыгын, кадерен, кыйммәтен чын күңелдән тоярга гына тотынырга тиеш иде дә бит ул, тик….  Тормышның үз борылышлары, үз сикәлтәләре, үз сынаулары бар шул.

       “Мин бәхетлемен, бик-бик бәхетлемен. Минем өчен бәхет ул гаиләм: әти, әни, абыем һәм мин. Минем гаиләм бик тату. Без бер-беребезгә булышып, шатлык-кайгыларны уртаклашып яшибез. Гаилә ул – минем өчен иң олы таянычым, иң ышанычлы сыеныр урыным. Әти-әниең пар булса, балаларын яратса, гаиләдә җылылык һәм тынычлык булса, шуннан да зур бәхет буламы соң ул? Минем өчен юк. И, Ходаем, мине гаиләмнән, якын кешеләремнән мәхрүм итмә, бер үк  бәхетемне саклый күр…”, — дип язган иде иншасында 7 нче сыйныф укучысы Тамчыгөл. “Бәхет – гаиләсезгә — гаилә, сукырга- күрү, авыруга – сәламәтлек, ярлыга- акча, ятимгә- әти-әни. Ә мин бәхетле. Гади генә авыл кызы булсам да, без уртача гына яшәсәк тә,  зарланырга  сәбәп юк. Бөтен җиһан белсен: мин бәхетле”, — дип төгәлләгән иде ул язмасын. Кем уйлаган соң, шул гади генә, тик чын бәхетнең  бер мизгелдә бәллүр савыт төсле челпәрәмә киләсен. Ә алдагы көннәрнең бик  күбесенең йөрәккә кагылып сыкратасын.

         Бәхетсезлекне күрмичә дә, бәхетнең кыйммәтен тойган Тамчыгөлнең тормышында кайгылы көннәр башланды. Эшкә киткән җиреннән, иртә хәерле көннәр теләп аерылышкан әнисе – ВАФАТ. Бу сүзне ишетү бик авыр булды яшүсмер кызга. Әйтерсең,  Җир йөзендә кояш сүнде, аяк астында җир убылды, тирә-юнь караңгылыкка чумды.Гел без теләгәнчә генә түгел икән бу тормыш дигәннәре.

           Гомер…

           Нигә соң аның озынлыгы кем өчендер озын, ә кем өчендер кыска, бик кыска. Бу турыда бик яшьли уйланырга мәҗбүр итте язмыш Тамчыгөлне. “Эх, әнием,  аңлап куштыңмыни миңа исемемне. Тамчыгөлем, кадерлем, матурлыкны көн дә өсти барасың бит, чибәркәем, үскәнем дип ярата  идең бит мине”, — дип өзгәләнде ул, тәрәзә төбендәге әнисе утырткан яраннарга карап.  Хәзер инде тамчылап һәр мизгел саен сулыр, боегыр Тамчыгөлең. Ни булса да, тормыш юлы дәвам итә. Вакыт алга бара. Тик бик акрын, хәтирәләр бәрабәренә генә. Яшәү мени соң бу?! Бәхет һәм бәхетсезлек. Янәшә булгач, бу сүзләрнең мәгънәләре дә йөрәкне ныграк телгәли икән…

        Өйдә дә, мәктәптә дә, хәтта, тирә-юньдә дә бер матурлык калмады. Бушлык. Күңел бушлыгы. Гомер буена үз урынын йөрәкнең иң түреннән алган бушлык… Әтиләре дә башка хәзер. Ә әбиләре… Бәхетле чакта нигәдер бу турыда искә дә алмый иде бит Тамчыгөл. Ә хәзер нык тойды ул әнисенең-әнисе булган әбисенең кайгыртуын. Тик әти кеше генә нигәдер бик ачылып китмәде бу ярдәм кулы сузган изге күңелле карчыкка. “Нидән курыкты, ни борчыды, нәрсә эчтән кимерде тол калган сөекле ирне, кадерле кияүне, балаларның газиз әтиләрен”, — дип өзгәләнде әби,  кызы йортына оныклары янына килеп киткәннән соң  үз фатирына кайтып ялгыз калгач. Үзе дә ятим үсте, тигез картлык та насыйп булмады шул аңа. Ә инде менә хәзер балдан да татлы баласының балалары ятимнәр. “Әниле ятим-ярты ятим, әтиле ятим- тулы ятим”, — дип юкка гына әйтмиләр икән бит.

        Үзгәрде, бик үзгәрде Тамчыгөлнең әтисе. Әни назына сусаган күңелне килеп йөргән әби кайгыртуы гына тулыландыра алмады. Әтиләре дә соңарып кайта башлады. Әллә нинди: кайгырмый  да кебек,ыспай гына киенә, соңара,тик балаларга әйбәт әйбәтен.Тик… Бу үзгәреш озак көттермәде.Ярты еллап вакыт үттеме икән, әтиләре үзеннән бик яшь күренгән бер матур гына апаны алып кайтты. Яңа әни икән ләбаса бу. “ Ә әни яңа, иске була аламы икән ни?! Юк, әни яңа, иске була алмый  ул, әни – бердәнбер”. Шулай уйласа да,  әбиләренең киңәше белән,  Тамчыгөл дә, абыйсы Самир да аңа итәгатьле, ягымлы булырга тырыштылар. Тик үги әниләре дә үги ана яфрагының салкын ягы күбрәк кояш җылысын тойгандай, игътибарын күбрәк иренә биреп, аның назында иркәләнде, ә балаларга салкынлыгын гына бүләк итте.Әни булу тойгысы да,тормыш тәҗрибәсе дә җитмидер шул аңа. Ул бит үзе дә Тамчыгөлдән берничә яшькә генә олырак, әтисеннән 20 яшькә яшь бит. Үзе өлгер, үзе бик чая, уңганлыгы да, әтиләренә дә игътибары җитәрлек. Тик балалар йөрәгендәге бушлыкны бу гына тулыландыра алмады. Бер  айлар чамасы вакыт үттеме икән яшь хатын үз кулына бөтен өйне, әтиләрен дә алды,  ә балалар читләшә башлады, әбине әйтергә дә юк. Ул да килүне сирәгәйтте…

      Көннәр үтә торды, өйдә тормыш та катлаулана барды. Ә әтиләре Тамчыгөл белән Самирга яшь хатынына игътибарлырак булырга кирәклекне, аның бәби көтүен әйткәч, балалар ничектер  тагын да моңсуландылар. “Әти балаларны бик ярата, бала тугач бәлки яшь хатыны да, әтием дә үзгәрер”, — дип уйлыйсы килә  иде Тамчыгөлнең. Тик ул уй белән янәшә “Бу бала әтине бездән тагын да ераклаштырмас микән?” дигән борчулы уй да күңелдә туды. Икенчесе үз көчен алды да.

         Яшь хатынга тагын да күбрәк игътибар  китте. Инде табын да икегә бүленде: әнигә-витаминлы, җиләк –җимешләрдән торган бай өстәл, ә балаларга — ни бар шул. Әтиләре уенча, балалар бит инде зур, аңларлар. Көннәр үтә торды, бер түбә астында ике оя ныгыганнан-ныгый барды. Балалар әтиләренең дорфалыкларын, яшь хатынның ваемсызлыкларын күрмәс өчен ешрак әбиләренә китә башладылар. Ә бала тугач, аларның барлыгын да оныттылар бугай. Тамчыгөлгә шулай тоелды. Ничек итеп үз әбисендә яшәп киткәнен, бер генә дә каршылыксыз туган өйләреннән чыгып китүне башкача аңлатып булмый иде шул… Яңа туган гаиләгә дә шулай кулайрак: аларга да комачау итүче юк, балалар да урынлы, әбигә дә ярдәм итәсе юк- үзе бит балаларны сыендырды.

      “ Хәл итмәслек проблемалар юк бит, алар хәзер зурлар “, — дип уйлый иде әтиләре. Сирәк кенә шалтыратып сөйләшкәндә тел төбеннән шуны аңлау кыен түгел иде. Ә тора-бара телефон аша аралашулар да тынды. Бәхетле кеше тирә-юньдәге күңелсезлекләрне күрми дә бит ул. Әтиләре дә шулай: өйдә бала бар, яшь хатын яхшы хуҗабикә дә. Яхшы хатын да. Әйе, үл үзечә бәхетледер. Ни җитми?!… Тик ул бик ялгышты, балаларга гаилә җылысы, әти назы бик  кирәк. Тик шулай яшәсәләр дә максатларына ирешергә теләделәр алар .

         Моңарчы гаилә канаты астында тәрбияләнгән 16 яшьлек Самир, шәһәргә китеп, вокзалда ачлы-туклы куна-куна, телне дә такы –токы гына белгән көенә, үзе белешә-сөйләшә , ниндидер бер һөнәри  уку йортына урнаша алды. Ә 15 яше әле тулган гына Тамчыгөл әбисендә бөтенләйгә торып калды. Тик шулай да алар яшәргә, кимсенмәскә, алга таба хыялларына ирешергә теләделәр. Әнисен иртә югалткан, әтиле килеш әтисез калган Тамчыгөлне әбисе бик яратты. Тамчыгөлнең күңеле бик нечкә булганлыктан, ул һәр төнен елап уздыра, ә әбисе тын гына тыңлап тора. Йөрәге өзгәләнеп, бу балага Ходайдан бары тик сабырлык сорый иде. Аннан соң һәр төн диярлек әбисе кызны  юатты, догалар өйрәтте. Әбисенең ярдәме белән кыз төннәрен йокы күрә башлады. Авыл мәктәбенең 9 нчы сыйныфын гына тәмамлаган Тамчыгөлне , әлбәттә, беркая да эшкә алмадылар. Әбисе белән уйлашкач, Тамчыгөл шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү өчен училищега керергә булды. Мәктәптә укуы әйбәт иде аның, гел “әти — әнием минем белән горурлансын “ дип көн, төнне белми укый да, укый иде. Әнисе вафат булганнан соң гына, бераз аксады аксавын, тик барыбер, үзен кулга алып, яхшы билгеләргә күтәрелде һәм башка төшмәде. Аңа училищега керергә бераз кыенрак булса да, ул үз дигәненә иреште. Азмы-күпме степендиясе дә бар, тулай торагы да бар. Ә әлегә Тамчыгөл әбисендә яшәвен дәвам итте. Авылдан буш кул белән чыгып киткән кыз әбисе алган киемнәрне киде, ул пешергәнне ашады.Әтисенә кирәк булмаган кызны, әбисе алтын бөртегедәй саклады,  сөйде. Хәтта әбисе аңа назлап һәрчак ”кызчыгым” дип дәшә иде. Кыз баштагы мәлне әбисеннән җылы сүзләр ишеткәч, “Мин дөрес ишетәмме, миңа шулай назлы итеп дәшәләрме?” – дигән сораулар белән әбисен кочаклап елаган чаклары да булды. Ул өч ел буена назлы эндәшүләргә, җылы карашка шундый сусаган иде бит!

           Бераз вакыт үткәч, Тамчыгөлгә тулай торактан урын бирделәр. Шулай да ул әбисенә бик еш килеп йорде. Ул бит аңа чиксез бурычлы, рәхмәтле. Уку авыл кызына җиңел бирелде. Тик кыз әнисен юксынуын гына баса алмады. Башка кызлар каникуллар җитү белән әти — әниләре янына кайтып китә, әти — әниләре, туганнары турында сагынып сөйлиләр. Ә Тамчыгөл тын гына тыңлап тора да, үксеп – үксеп елап ала. Аның әтисе булса да, өендә сагынып көтеп алучы гына юк. “Ә шулай да кайтасы килә бит! Өзелеп кайтасы килә! Әтисе нинди генә әшәке кыланса да, кайтасы килә! Әти кеше дә уйландыра бит. Ә Самир абый башка шәһәрдә, бер үзе ничек яши икән, тамагы тукмы икән? Ярый, минем монда якын кешем, минем терәгем — әбием бар. Ә бит абыем бер ялгызы. Нигәдер шалтыратмый да. Үзе дә телефонга җавап кайтармый”.

          Бер ел укыгач, Тамчыгөл җәйге каникулында авылга кайтып килде. Күңелгә өмет өстәп, күктә кояш балкый, кыр юлыннан кайтканда тургайлар сайрый. Әтисен һәм аның гаиләсен күргәч, кызның шатлык яшьләре белән күзләре томаланды. Аның әтисен барып кочаклыйсы, аның кочагында иркәләнәсе килде. Кыз әтисен күргәч, гүя элек балаларга битараф булганлыгын да, барлык начарлыкларын да оныткан иде. Аның күзләрендә бары тик шатлык, шатлык уйнады. Тик аңарга монда: “Түрдән уз, кызым”, — дип елмаеп әйтүче булмады. Яшь хатын кызның әтисен ике ел буена сихерләгән дә сихерләгән. Әтисендә нигәдер кызга карата ярату, сагыну хисе юк иде. Ул кызга башын бормый гына “ Ни кирәк, ник кайттың?” —  дип эндәште, яшь хатын да кысылмый калмады. “Әтиеңнең акчасы юк, ничек кайттың, шулай кит”, — дип, хәйләкәр генә елмаеп куйды. Тамчыгөлнең йөрәгенә бу сүзләр үткен ук булып килеп тә кадалды. Күз ачып йомганчы шатлык яшьләре әче әрнү яшьләренә әйләнде. Эш акчада гына мыни, кызга акча кирәк микән ни соң? Юк, аңарга әтисе кирәк, якынының яратуы, аны аңлавы кирәк. Аның бар көченә кычкырасы килде: “ Кайтарыгыз минем әтиемне, үз әтиемне, кайда соң минем әтием?!” Тик ул каршы сүзләр дәшеп, кычкырып, елап кына явыз хатынга каршы тора алмавын, тормышны яңадан үз хәленә кайтарып булмаганлыгын аңлады. Ул үзенә “башка эзем дә булмас, башка әтием өчен бер бөртек күз яше дә түкмәм” – дип, бусагадан атлап чыгып та китте… Көн дә үзгәргән , җәй эссесе булса да, яңгыр пыскый…

             Әбисе кызны каршы алды. Тамчыгөл әбисенә ни күргәннәрен, нинди хисләр кичергәннәрен бәйнә — бәйнә җиткерде. Әбисе чыдый алмый еларга тотынды. Тик кайчандыр нечкә күңелле Тамчыгөлне гүя алыштырып кайтарганнар, ул нык иде! Аның күзләрендәге яшьләре инде сеңеп кипкән…

               Кызның җәйге каникулы әле башланды гына, аңарда бер генә уй иде  хәзер : “Самир абыемны эзләргә, ни булса да табарга, тик табарга!”. Кыз ай ярым чамасы эзләнүләрдә булды. Аның йөрмәгән бер җире, шалтратмаган бер номеры калмады. Һичшиксез тапты ул аны! Алабуга шәһәренен больницасыннан тапты. Укуын ташлап, начар төркемгә ияреп, зыянлы матдәләр кабул итеп, начар юлда йөргән икән ул. Самир сеңелесен күрүгә бик шат иде. Ул үзенең хатасын аңлаган бала сыман, башын аска иеп, Тамчыгөлнең анын орышканын тыңлап утырды. Абыйсы да сеңелесен эзләмәгән түгел, эзләгән булган икән. Шушы көннән башлап, Самир янына хастәханәгә әбисе белән сеңелесе чиратлашып йори тордылар. Шулай итеп, егетне аякка бастырдылар, егет күп укып, иманлы  юлга кереп китте. Менә инде хәзер сеңелесе белән әбисе аның өчен тынычланып яши башладылар.Туганнар элемтәне эзмәскә, аралашып яшәргә дип бер – берсенә сүз куештылар.

              Укуын тәмамлар алдыннан Тамчыгөлне хастәханәгә практика үтәргә җибәрделәр. Кыз күңел биреп, иренмичә эшләде. Беркөнне аны табибка ярдәм итүче итеп куйдылар. Кара чәчле, матур гына гәүдәле яшь табиб елмаеп исәнләште дә, Тамчыгөл аңарга мамыкларны биргәндә, аның кулларыннан тотып, нигәдер җибәрми торды. Шуннан соң гына Тамчыгөл яшь табибны күрә башлады. Шулай итеп, кыз булачак ире Инсаф белән танышты. Алар янына егерме биш яшьлек Инсаф эш белән генә килгән булса, үз шәһәренә чибәр, егерме яшьлек кызны хатыны итеп алып кайтып китте. Кияүгә Тамчыгөл иртәрәк чыкса да, ул үзен бәхетсез тоймады. Гади генә туйга әтисен дә чакырды. Тик ул килмәде…

                   Тамчыгөл белән Инсаф көне – төне тырышып эшләделәр, фатирлы да булдылар. Инсаф хастаханәдә зур табиб булып эшләсә, Тамчыгөл кечкенә Айгөлне тәрбияләде. Тамчыгөлнең тормышы яхшы барса да, абыйсы Самир һаман да ялгыз иде. Тик ул нигәдер зарланмый, шул ялгыз тормышын үзенчә кабул итеп мул яшәде. Ике туган әбиләренә дә гел булышып тордылар.

                 Шулай акрын гына яшәп ятканда кыз әтисеннән хат алды. “Кызым, кайт әле! Миңа күп калмады. Авырдым. Күрәсем килә, сагындым. Ялгызым гына калдым. Мине яңа гаиләм ташлап китте…” Тамчыгөлнең теләге озын, бик төпле итеп язылган хат салу иде. Күз яше бетсә дә, үпкә кала икән бит ул… “Ундүрт яшьлек  кызыңны, уналты яшьлек  улыңны өйдән чыгып китәргә мәҗбүр иткәндә ни уйладың, әти?! Кызың кырык яшькә җиткәнче кайда булдың? Балам, хәлең ничек, исән – саумы дип сорадыңмы? Икенче тапкыр сагынып кайткач, кем куып җибәрде? Усаллар мәсхәрә иткәндә мине соң кем яклады? Синме? Юк шул, әбием, әбием яклады. Кызың эчкән – тартканнарга  иярә башлагач, улың әшәке төркемгә эләккәч, кем безгә тормышны аңлатып бирде? Синме? Юк шул, шул ук әбиебез! Ә үз әтием бу турыда берни белмәде, кызыксынмады. Әбиебез безгә әти — әнине алмаштырды. Ә син… син яшь хатын кочагында идең, ничек теләдең шулай яшәдең. Ә хәзер сиңа балаларың кирәкме? Эх, әнием исән булса икән! Әни кеше ундүрттә генә түгел кырыкта да ничек кирәк икән бит!… Кайтмыйм да, көтмә дә…” дип хатын төгәлләде күзләре яшь белән тулган Тамчыгөл. Тик нигәдер хатны җибәрергә кулы бармады.  

                  Бу хәбәрне  Тамчыгөл туксан биш яшьлек якыннан якын булган әбисенә җиткерде, хтны да укыды. Ә әбисе аңа шундый киңәш бирде : “Әтиеңә инде, кызым, берни дә кирәкми. Аңа күп калмаган. Ә сиңа кирәк. Аннан соң үкенеп яшәмәү кирәк. Бу аңа түгел, абыең белән сезгә кирәк, кызым…”, — дип сүзен төгәлләде.

Икенче көнне Тамчыгөл белән Инсаф җыенып юлга чыктылар. Дөрестән дә, яшь хатынның өйдә, әтисе янында, эзе дә юк иде шул… Бары тик тәрәзә төбендә әнисе бик ярата торган яран гөлләр генә шау чәчәктә иде. Әйтерсең, өметләр дә яңадан чәчәк атты…

Сулейманова Назлыгуль Ильясовна
Страна: Россия