Принято заявок
367

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
«Мәңгелек яра»

Җылы яктан инде кошлар кайтты,

Оя корып, сайрый талларда.

Сине көтеп тәрәзәмне ачтым,

Ә син, улым, калдың таңнарда…

Ерак юлдан очып кайтты торна,

Күзен тутырып туган ягына.

Синең гәүдәң кайтты табутларда,

Кара кайгы салып җаныма.

«Китәм, әни, кирәк,» — дидең киткәндә, —

«Халкым өчен кирәк бу җиңү!»

Нинди җиңү булсын, бәгърем, әйтче,

Ана өчен улын югалту?..

Җиңдең, улым… Җиңеп кайттың, бәгърем,

Тик бу җиңү артык ачыдыр.

Кара җиргә иңгән салкын тәнең —

Йөрәгемнең мәңге ярчыгы.

Җылы яктан кошлар кайтыр тагын,

Язлар килер, гөлләр уяныр.

Минем өчен һәрбер язгы иртә

Синең үлемең белән буялыр…

Салкын ташың сыйпап юатырмын,

Күз яшьләрем белән юармын.

Үле гәүдәң алдым кулыма шул,

Ничек итеп, улым, түзәрмен?

Җиңү көнен каршы алыр илләр,

Ә мин сине, улым, сагынырмын…

Җылы яктан кошлар кайтыр, бәгърем,

Син кайтмассың… Шуңа янармын.

#Әдилә

Валиева Адиля Ринатовна
Страна: Россия
Город: Азнакаево