Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
Өлкән балаларның тормышы: үсү юлы.

Өлкән балаларның тормышы: үсү юлы.

7 яшь: беренче бурычлар.

Алия — күңелле һәм белемгә омтылган кыз иде. Дөньядагы иң күңелле нәрсә аның өчен — рәсем ясау булган. Альбомнарын ачкан саен әкияткә ләккән кебек тоела. Нәрсә генә юк анда: дөнҗяда булмаган искиткеч матур чәчәкләр җәнлекләр, ныгытмалар, кошлар. Батыр белән су анасы да анда, ә янындагы агач артыннан шүрәле көлеп утыра. Салават күперендә бала белән күбәләк утыра, ә төлке, аю, бүре коерыклар агачын карыйлар. Аның тылсымлы сызыклары кәгазҗдә һәрвакыт яңа һәм матур нәрсәгә әверелә иде. Әти – әнисе аны гел мактап торганнар. Гаиләдә аларның һәрдаим җылы мөнәсәбәтләр булган. Аның сеңеле дә бар иде, кечкенә булсада Алия аны бик яраткан. Шулай ук, бар гаилә яраткан җан иясе – мәчеләре Актүш булган. Ул инде күптәннән бу гаиләнең символы булган. Алар бергә вакыт уздырганда, Алия аеруча бәхетле иде. Шул вакытларда дөнья сихри, тылсым һәм мөмкинлекләр белән тулган кебек күренгән иде анарга.

Ләкин бер көнне барысыда үзгәрде. Әнисе килеп: “Әтиең китте һәм бүтән кайтмый, оныт ул кешене, бүгенге көннән ул безгә дошман. Алия нәрсә булганны аңламыйча әнисенә йөз сорау бирә башлады. “Нигә әти китте?”, “Кая китте?”, “Ул миңа йоклар алдыннан бүтән әкиятләр укымый мени?”. Җавап урынына әнисе аны кочаклап елый башлады. Алиянең бар дөнҗясы шундук җимерелде. Йөрәктә авыр бушлык калды. Ул нәрсә булганын белмәде, ләкин аның тормышы элекеге кебек булмавын төгәл аңлады. Хәзер төнлә ул рәхәтләнеп йоклый алмый. Әнине уятырмын дип, курку белән, төн буе юрган астында елап ята.

Бер көнне әни, арыган һәм ап-ак йөзле, Алия янына утырды да тын гына әйтте: «Кызым, син хәзер зур, миңа синең ярдәмең кирәк була». 7 яштә ул сүзләр хөкем кебек ишетелде. Беренче йөкләмәләр җиңел булды: әни ашарга пешергәндә, сеңлесе Әминә артыннан карарга. Бары тик 15–20 минут, ләкин Алия өчен бу хәл зурлар дөнҗясына беренче адымы булды. Ул Әминәнең плюш аюы белән уйнауына карап, аның балачагы бармак арасыннан үтеп югала бара торганлыгын хис итте. Кемдер әйтер: “Бала ул яшҗтә нәрсә аңласын?”, ә балалар бит барысында аңлый, сизәләр. Зурлар гына аны күрмиләр.

Мәктәптә дә бөтен нәрсә тәртиптә иде кебек, ләкин Алия барыбер үзенең башка балалардан аермасын сизә иде. “Аларның әти бар, ә минем юк”. Ул үзен нәрсәдер җитми торган кебек хис итте. Ләкин йөрәк төбендә өмет уты яшәде: «Әгәр мин яхшы булсам, әнигә булышсам, әти кайтыр». “ Ул һичшиксез беркөнне йөзендә елмаю белән, бүләк алып, мине нык-нык кысып алачак һәм бөтен нәрсә элеккеге кебек булачак”. “Иң мөхиме – ошанырга”.

10 яшь: йөк арту.

Вакыт үтте. Әнисе күп вакыт эштэ үткәрә башлады һәм Алия мәктәптән соң Әминә белән 2–3 сәгать утыра иде. Бурычлар киңәя барды: ашарга җылыту, Әминәнең язуларын тикшерергә, тиздән ул да мәктәпкә керә, аны йокларга яткырырга.

Алия аларны бар көче белән эшләргә тырышты. Ләкин ару җыела гына барды. Мәктәптә дә хәл начарайды. Ул өй эшен эшләргә оныта башлады һәм укытучылардан кисәтү ала башлады. Сыйныфташлары моны күреп анардан көлә башладылар. “Нянечка!”. Өченче ел киелгән иске курткасы да көлүгә сәбәп булды.

«Карагыз әле, тагын үткән гасырдан курткасын киеп килгән!». Алия күзләрен төшерде, битеннән ялтырап күз яше бәреп чыкты. Үкереп елыйсы килгән мизгелләрдә ул елмая иде, ә начар билгеләрен портфелҗның иң ерак пычмагына яшерә иде.. Эчендә ачудан, гаделсезлектән барысы да кысыла, ләкин ул бер сүз дә әйтми. Ул бит зур, ул көчле булырга тиеш. Кичләрен, Әминәне йокларга яткырганда,ул үзенә тын гына әйтә: «Тагын бер аз түз инде, зинһар. Тиздән барысы тәртипкә килер».

12 яшь: басым арта.

Әминә мәктәпкә кергәч, Алиянең җилкәсенә яңа бурыч ятты – сеңлен мәктәпкә озату һәм каршы алу. Өйдәге хуҗалык тулысынча Алиягә күчте: кичке аш пешерергә, Әминәнең дәресләрен тикшерергә, аңа киенергә булышырга, өйдә дә һәрвакыт чисталык булырга тиеш иде.

Мәктәптә сыйныфташлар көлүе көчәеп китте. Хәзер киенү турында гына түгел, ә Алиянең «балалар артыннан каравы» һәм классташлары белән урамга чыга алмавы да көлке иде аларга. «Әлбәттә, аның безгә вакыты юк, аның бит гаиләсе бар!» — кычкырып сөйләделәр балалар. Ул тагын да күбрәк үзендә ябыла башлады, хисләрен, борчуларын беркем белән уртаклашмады. Рәсем ясау арткы планга күчте — краска белән карандашларны чыгарырга вакыт юк. Аның урынына ул әнинең кайтуына кадәр минутлар саный иде. Ул кайткач бер аз булса да ял итермен дип.

Бервакыт әни белән конфликт булды. Әминә пычрак күлмәктә өйгә кайтты, ә Алия математикадан икеле алды . Әни, авыр көннән соң, Алияне орыша башлады: «Нигә Әминә тагын пычракта? Син аны карарга тиеш идең бит! Нишләп син математикадан икеле алдың? Мин ничаклы эшләсәм дә, ничек шулай укырга мөмкин?». Алия бөтен нәрсәдә гаепле иде кебек. Күзләренә яшҗләр тулды, ләкин ул аларны күрсәтмәскә тырышты. Эчендә барысы гаделсезлектән янып тора иде, ләкин ул тын гына әйтте: «Гафу ит».

Төнлә ул йокламыйча, түбәгә карап ятты. «Нигә бөтен нәрсә шундый авыр? Ни өчен мин үзем һәм Катя арасында сайларга тиеш? Минем балачакка хакым юкмыни?» — башта төрле уйлар әйләнеп тора иде.

14 яшь: кризис һәм көрәш.

Басым иң югары ноктасына җитте. Уку катлаулана барды, Әминәгә тагын да күбрәк игүтибар кирәк, ә әни ике эштә эшли башлады. Алия өй эшләрен ясарга чак кына өлгерә иде, кай вакыт дәфтәрләр өстендә генә йокыга китә. Иртән үзен һәм Әминәне җыендырырга өлгермичә мәктәпкә соңга кала иде. Алиянең йокысы начарланды. Ул бүтән тыныч йоклый алмый, аны куркыныч төшләр борчый.

Бер көнне Алиянең түзүенә соңгы тамчы булды. Сыйныфташлары аның сумкасын тартып алып, эчендә булган бар нәрсәне идәнгә бушаттылар. Акчабелән кечкенә кошелекны күреп кычкырып шәрехли башладылар: “Карагыз әле, Алия, әллә син яңа киемгә акча җыясыңмы? Яки сеңлең өчен уенчыклар алыргамы?» — дәфтәрләрен тибеп һәм ертып көлде алар. Алия кулларын йодрыклап читтә басып тора, эчендэ давыл. Күз яшҗләрен көч белән тотып калды ул.

Өйдә тагын ораш та талаш. Әминә киреләнә, өй эшен эшлисе килми, ә әни, арып, кабат Алияне орыша башлады: «Син аны начар тәрбияләдең!».

Шул мизгелдә нәрсәдер үзгәрде. Алия беренче тапкыр җавап биреп әнисенә каршы кычкыра башлады:«Мин аның әнисе түгел! Мин үзем дә әле бала! Ник бөтен җаваплылык гел минем өстемдә?!» Аның тавышы карлыккан, бөтенләй өзелә кебек тоелды, ләкин ул дәвам итте: «Минем дә дуслар белән урамга чыгасы, рәсем ясыйсы, мәктәптән соң ял итәсе килә! Ни өчен беркемдә минем турында уйламый?!». Елап ул бүлмәсенә китеп бикләнгән.

Төн елау һәм уйланулар белән үтте. Хыянәт хисеннән, ялгызлыктан — барысы бергә өелде. «Мин кемгә булсада кирәкме соң?» . Башта өзек-өзек сүзләр әйләнеп торды: « син зур», «булыш», «син тиеш». Әмма минем «теләгем» кайда? Минем хыялларым кайда?

Иртән өйдә салкын тынлык урнашты. Алия мәхәббәткә лаек булыр өчен «тагын да яхшырак булырга» тырыша башлады. Ләкин эчендә нәрсәдер үзгәрде. Ул бүтән бар да яхшы дигән булып кылана алмады.

16 яшь: аңлау һәм иреккә беренче адымнар.

Алия үсеп җиткән диярлек булды. Хәзер инде бар хүҗалык аның өстендә. Кайвакыт ул акча эшләргә йөри иде. Куллар эшкә ияләшкән инде. Тиз генә ашарга пешерергә, идән юырга, өй эшен тикшерергә. Ләкин күңел түрендә ул шул ук рәсемнәр ясарга ярата торган кечкенә кыз иде. Кайвакыт төнлә ул иске альбомнарын алып карый да яңадан тартмасына салып куя — иҗатка вакыт калмый иде.

Мәктәптә һөнәр сайлау вакыты җитте. Укытучы Алиянең рәсем ясау сәләтен күргәч, аңа документларын сәнгать уку йортына тапшырырга киңәш итте. Алиянең йөрәк тибеше ешайды һәм шул мизгелдә аның уенда каршы хисләр барлыкка килде: «Нишләргә? Мин ничек укырмын? Әминәне кем карый? Әни үзе өлгерә алмас». Алия үзен остаханәдә утырып яңа матур рәсемнәр ясавын күз алдына китерде, ләкие шунда ук Алиянең күңелендә шик туды: салкын көзге көнне Әминәнең мәктәп янында басып торуы күз алдында иде. Ул үзенең борчуларын укытучысына җиткерде, ләкин ук аңа җайлап кына аңлатты: » һәр кешенең уз хыялына ирешергә хакы бар, ул эгоизм түгел». Бу сүзләр Алиянең күңелендә күптән онытылган хисләр уятты: «Бәхеткә ирешергә минем дә хакым бар, бу минем гөмерем, минем язмышым. Минем хыялларым да бик мөһим. Үз-үзен кулга алып, бу фикерләрен Алия әнисенә җиткерде. Әнисенең усал тавышын, арган карашыннан куркып, ул сабыр, әкертен генә сөйли башлады. Ләкин әнисе, күп еллар эчендә беренче тапкыр анарга ярдәмчегә кебек түгел, ә кызына карады. Аның карашында Алия усаллык түгел, ә аңлау һәм һәттә гафу күрде. Алар уртак фикергә килеп, җаен таптылар: әнисе, эшен алыштыра, Әминәне мәктәптән соң күрше хатыны каршы ала.

Финал күренеше:

Алия альбомын алып Әминәнең сүрәтен ясый. Аның күңеле яңадан шатлык белән тулы. Ул, ниһаят, әнисенең йөзендә елмаю күрә. Алиянең, рәсем ясаганда, куллары арудан калтырамый. Хәрәкәтләре нык һәм җиңел, аның күңеле канатланды сыман. Шул мизгелдә алия үзен рәсем ясап кына калмый, ә яңадан гади әйберләрдә матурлык күрә башлавын аңлады. Эчендә ул, ниһаят, тигезләнеш ноктасы сизде. Һәм шул мизгелдә ул ирекнең җаваплылыктан качу түгеллеген аңлый. Бу тормышта чикләрне башкалар өчен дә, үзең өчен дә мәхәббәт җитәрлек итеп куя белү. Тәрәзә артында кошлар сайрый, Әминә Алия янында утыра, ә әнисе тын гына әйтте: «Бик матур килеп чыкты». Ә Алия елмая һәм хәзер барысы да бүтәнче булуын аңлый. Ул үз тормышының авторы. Һәм тормышның алдагы бите үзе язганча булачак.

Ибрагимова Элина Марсовна
Страна: Россия
Город: Базарные Матаки