Ниләр җитми шушы чәчкәләрнең
Хуш исләрен тик бер татырга?
Учларыма салып һәр чәчәген
Бөртек-бөртек саен санарга.
Ниләр җитми шушы чәчкәләрнең
Күзәтергә баш төрткәнен?
Юка гына нәфис сабагында
Вак чәчәкләр үсеп килгәнен.
Ниләр җитми шушы чәчкәләрнең
Аклык-сафлыгына соклану
Һәр чәчәге аерылып китеп
Чуклы итәк булып калганы.
Ниләр җитми шушы чәчкәләрнең
Тавышларын тыңлап торуга,
Җиңел җилләр исеп китү белән
Кыңгыраудай чыңлап шаулауга.
Ниләр җитми шушы чәчкәләрне
Соңгы тапкыр бүләк итүгә…
Юк, өзмәгез, бик оялчын алар
Сокланудан хәзер баш ия…