Кышкы кич
Габдулла Тукай
Кызык сезгә, яшь балалар, кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, —
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич тә.
Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.
Тышта иссен ачы җилләр, тузсын карлар,
Өй түбәсе саламнары килсен тар-мар,
Суыклыктан очар кошлар очалмасын, —
Сезнең урын җылы, әйбәт, — ни кайгы бар?
Төшсен ләкин исегезгә кайсы вакыт:
Һәркемгә дә бирелмәгән мондый бәхет;
Ятим калган сабыйлар бар, бәхетсезләр,
Ата-анасы вафат, җирсез һәм йортсызлар.
Мондый кышкы кичтә сыгъныр урыннары
Аларның юк, өши бите, борыннары;
Үлми калса яхшы алар салкынлыктан,
Кайберсенең шуннан була үлемнәре.
Очрый калса сезгә шушындый ярлылар,
Яшьле күзле, моңланганнар вә зарлылар, —
Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз!