Бөтерелеп, буран уйный бүген
Кыш үзенчә итә тантана.
Әйтерсең лә ак күңеле белән,
Мул карлары белән мактана.
Салкыннары — шаярулар гына,
Өйгән карлар — кышкы юмартлык.
Кышта булган аклык тынычлыгы
Күңелләрне тора юатып.
Җир ял итә кышта, актан киеп,
Җаннар да сафлана шикелле.
Тик кояшы хисләр салкынлыгын
Җылытуы гына икеле.