XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
Кыйгак-кыйгак…

 

21нче октябрь, 2006 ел

     Гөлүсә төнлә көчле җил улавыннан уянып китте. Һәм шуннан бирле уйланып ятып, иртәнгә хәтле йоклап китә алмады. Җил аны белеп уяткан сыман. Берничә көннән соң Гөлүсәгә бөтен тормышын өстен-аска китерерлек карар кабул итәргә кирәк иде.

   Гөлүсә югары уку йортында укый. Ул иң яхшы укучы булганга күрә, аны чит илгә-Төркиягә укырга җибәрергә телиләр. Тик ул һаман карар кабул итә алмый. Башкаларга  аны монда нәрсәдер тота кебек тоела иде. Чыннан да бу шулай. Аны монда яраткан кешесе тота. Ул аны берничә ай элек театрда, “Зәңгәр шәл” спектаклендә очраткан иде. Аның исеме Гомәр. Һәм шул вакыттан бирле аларның аерылганы юк.     Бар дуслары да аңа:”Бар, сиңа бит шундый мөмкинлек бирелгән,-“ диләр.Әти-әниләре дә аны бара дип белеп чемодан бүләк иттеләр.Әйтерсең, көләләр. Ә ул һаман уйлый да уйлый һәм бернинди дә карарга килә алмый. Кайбер чакта ул:”Эх, минем белән Гомәр бара алса, мин һичшиксез әйе дияр идем,”-дип уйлап куя.

   Тик тормышта без теләгәнчә генә булмый. Күп очракларда безгә сайларга туры килә. Уйланып ята торгач, таң атканын сизми дә калды.  Гөлүсәгә укырга барырга кирәк иде. Ул җыенып, гел йөри торган юлыннан уку йорына юнәлде. Юлы күл кырыеннан үтә иде. Адымнарын  акрынайта төшеп, күккә күтәрелеп карады. Кошлар…Кыр казлары…  Алар туган илләрен ташлап,җылы якларга очалар. Шул вакытта Гөлүсә эчтән генә уйлап куйды:” Карале, ничек туры килде. Миндә бит риза булсам, алар сыман туган илемне ташлап, җылы якка чыгып китәчәкмен. Эх, алар белән сөйләшеп булса иде…  “Туган илеңне ташлап, чит җиргә китү ничек ул?”- дигән сорау биреп булса иде.

         Ул юл буе шуны уйлап барды, үзен кыр казлары итеп хис итәргә , аларның хисләрен узе аша үткәрергә тырышып карады. Уку йортына барып җиткәндә, ул үзен кыр казы итеп хис итте һәм аларча уйлый башлады.

     “Мин кыр казы. Тышта салкыная башлады,ашарга бетте. Әле генә әбиләр чуагы иде, инде салкын көз дә килеп җитте. Җылы якка китәргә кирәк. Ә шулай да китәсе килми, тик кирәк. Яңа илләр күрер, белем туплап, илемә күбрәк файда китерер, үсәр өчен, Туган ягымны вакытлыча калдырып китәргә кирәк. Вакыт җитәр,мин монда әйләнеп кайтырмын.

     Күтәренке күңел белән уку йортының бусагасыннан атлап кергәндә, аның карары әзер иде. Ул риза булачак. Кыр казлары сыман туган ягыннан чыгып китәчәк. Чөнки хәзер ул белә иде: анда аны яңа тормыш,яңа кешеләр, яңа тәҗрибә көтә. Һәм ул шул вакытта очраган авырлыкларны һичшиксез җиңеп чыгачак. Ул үзенә ышана иде. Хәзер инде ул Гомәр өчен дә кайгырмый иде. Алар бу хәлне җиңеп чыга алачаклар. Чөнки алар бер-берсен бик нык яраталар.

25нче октябрь, 2006нчы ел.

Кичә Гөлүсә уку йортыннан Төркиягә билетлар алды. Хәзер инде ул чемодан җыя. Аның кәефе шәп һәм күтәренке иде.

26нчы октябрь, 2006нчы ел.

Буген аның туган илдә булган соңгы көне иде. Аэропортка хәтле ул таксида барды. Тәрәзәдән ул күккә карады. Каңгылдашып,туган яклары белән саубуллашып, җылы якка китеп баручы кыр казлары иде анда. Шул вакытта ул эченнән генә:                                    “ Саубул,туган илем! Мин кыр казлары кебек сине калдырып китәм,бер елдан соң очрашырбыз!”-дип уйлады.

Тухбатуллина Камиля Асгатовна