XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кычытканлы

Кычытканлы

Елгасы да бар, күле дә,
Урманы да өч яктан.
Әгәр офыкка карасаң,
Сызылып ата монда таң

Кычыткан күп үскәнгә,
Исем шундый бирелгән.
Вакыт та күп үткәнгә,
Кычытканы да беткән.

Кычытканы әз калса да,
Шундый исем ул алса да,
Кычытканлы дигәне
Монда яхшы сакланган.

Кешеләр өйләр төзегән,
Авылны бик үстергән.
Мәдәният йорты, мәчет,
Мәктәп һәм ике кибет

Бөек Ватан сугышы да
Моннан читләп үтмәгән.
Халыкның бит сулышы да
Бик җинел күренмәгән.

Ир-атлар киткән фронтка,
Калганнары калганнар…
Тыл ветираннары булып,
Күпме хезмәт салганнар.

Ләкин халык бирелмәгән,
Сугышта җиңелмәгән.
Дүрт ел буена түзгән,
Һәм җиңәсен дә сизгән.

Хазер Кычытканлыда,
Елдан-ел кими кеше.
Кайбер өйләрдә шуңа да
Ябылып кала ишек.

Мәктәбебездә балалар
Яхшы белем алалар.
Белем алсалар да алар,
Сирәгәя баралар.

Авылымның киләчәге
Бик якты күренми шул.
Бик якты күренмәсә дә
Ышанычлы булыр ул!

Елгасы да бар, күле дә,
Урманы да өч яктан.
Әгәр офыкка карасаң,
Сызылып ата монда таң
2015 ел

Мингазов Расим
Страна: Россия