Туган телем – иркә гөлем, дия-дия…
Укытучым миңа елмая.
Дәрестә без – артист та,
Рәссам да, шагыйрә дә.
Өйрәнәбез барын да:
Хайваннар, үсемлекләр дөньясын.
Елга, диңгез, күлләрне,
Туган халкым тарихын.
Рәхмәтлемен барына да,
Шундый сәяхәт өчен!
Ярату хисе күңелемдә
Һәрчак булганы өчен.