XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Куркусыз песиләр

Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә, биек-биек таулар артында да түгел, күрше авылда гына яшәгәннәр, ди өч аерылмас дус — өч песи малае. Аларның хуҗасы карт әби дә, сакаллы бабай да, күзлекле кырыс агай да булмаган, ә үзе матур, үзе бик юмарт Айсылу исемле кыз булган. Ай сыман якты йөзле булган песи малайларының хуҗасы. Шулай матур гына яшәп ятканнар болар.

Көннәрдән бер көнне Айсылу апалары мәктәпкә киткәч, песиләр урамга чыктылар. Гадәттәгечә уйнаштылар, көрәштеләр, йомшак чирәмдә тәгәрәштеләр. Бар да гадәттәгечә барганда, кинәт көн караңгыланып киткәндәй булды. Песиләр, тиз генә җыелышып, куркышып, күккә күтәрелеп карадылар һәм Тилгәнне күрделәр. “Тагын теге явыз килгән!”- дип пышылдады Әмәк. Песиләрнең күңелен курку алды.

Тилгән-явыз күптәннән Айсылуларның нәни чебиләренә кызыгып йөри, узганында бергәләшеп куып җибәргәннәр иде. Ул арада Тилгән чебиләр оясыннан ерак булмаган урынга төшеп тә утырды. “Айсылу апаның мәктәпкә киткәнен карап торган икән, — диде Пәрәмәч. – Юк, усал, йомшакларга тия алмассың!” Шулай кычкырды да Пәрәмәч Тилгәнгә ташланды. Пәрәмәч — песиләрнең иң кечкенәсе һәм иң батыры иде. Ул Тилгәннең канатына тырнаклары белән ябышты. “Нишләп безнең чебиләргә тиясең!” – дип кычкырды Пәрәмәч. Кечкенә песинең шулай ябышуы Тилгәннең ачуын чыгарды, ул, канатларын җилпеп, чукый-чукый, Пәрәмәчне тәгәрәтеп җибәрде. Авыртуга чыдый алмыйча, чирәмдә тәгәрәгән энеләрен күреп, Әмәк белән Шәмәк ачудан кычкырып җибәрделәр:”Ник син безнең энебезгә тиясең!”

Берсен-берсе уздырып мияулаган песиләргә карап торды, торды да Тилгән очып китте. Песиләр җиңел сулап куйдылар.

Шулчак капкада Айсылу күренде. Песиләр, куана-куана, кызга таба йөгерделәр. Бер-берсен бүлдереп, ишегалдында әле генә булган вакыйгаларны сөйләргә керештеләр. “Ачыктыгызмыни?”- дип Айсылу бер-берсеннән уздырып мияулашкан песиләргә тәлинкә тутырып сөт салды һәм кечкенә чебиләр янына китте.

Песиләр телен аңламагач, кыз куркыныч хәл, песиләрнең кыюлыгы, Пәрәмәчнең чебиләрне саклап калуда хәтта үзен дә кызганмавы турында бөтенләй белми калды.

Ә ишегалдында тормыш элекке хәленә кайтты.

Хайбуллина Малика Фанилевна
Страна: Россия
Город: Мамадыш