XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Кураурны хуҗасы

Җәй җитүгә без барыбыз да авылга җыелабыз. Без дигәнем, мин, туганнан туганым – Айгөл, әбиләремнең күршеләренә кайта торган Ләйсән, икенче як күршебез Алсу. Уку беткәнен, каникул башланганын көтеп кенә торабыз. Көн саен телефон, Интернет аша аралашсак та күрешеп, кочаклашып, җитәкләшеп бергәләп болынга җир җиләгенә, урманга кура җиләгенә йөрүдән дә рәхәте юктыр ул. Әлбәттә, җәй буе җиләккә генә йөрмибез без. Авылда эш бетәмени. Башта безне бакчадагы чүп үләннәре сагынып каршы алалар. Алар белән сугышта җиңүче булып чыгу мәҗбүри, алайса, урам да юк, уен да юк. Икенчедән, әбиемнең нәни генә сары йомгакларын көне буе саклыйсы бар. Мин карап тормасам, аларга шундук күрше мәчесе хуҗа була, ә әбидән миңа эләгә:

— И-и-и, балакаем, кызым, кара дигән идем, бит, китмә дигән идем. Шул уен дип үлеп китәсез инде. Ничек инде бәбкә кадәр бәбкәләрне онытып, висәпиттә дөньяңны онытып чабып була?

Мин гаеплеме инде аңа? Бер генә минутка дип утырам да, урамда кызларның берсе очрый, хәл-әхвәл сорашканчы, вакыт үткәне сизелми, ул арада берәр бәбкә юк була.

Шулай да авылда күңелле. Быелгы җәй бик бәрәкәтле булды. Әбием, шулай дияргә ярата минем. Берәр файдалы, яхшы эш эшләнсә, гел шулай ди ул.

Җәйнең бер матур көнендә, әбием һәм дус кызларым белән бергәләп, урманга кура җиләгенә киттек без. Минем әбием безгә гел кызыклы вакыйгалар, маҗаралы хәлләр сөйли. Бу юлы да шулай урманга таба барганда шүрәле турында сүз башлады. Әби урман ияләре, шүрәлеләр турында сөйли башлаган иде, кызлар кычкырып көлделәр:

Бардыр, инде, бардыр урманда шүрәле…

Әле тагын су анасы да бар дип әйтегез.

Пәри белән җеннәр дә юкмы тагын?

Ә әбием тын гына, елмаеп безне тыңлап бара. Кызлар белән көлешә-көлешә урманга җиткән сизелмәде дә.

Кызлар, бер-берездән еракка китмик, алайса, берәр Шүрәле малае урламасын үзегезне, — диде әбием.

Без тагын көлә башладык. Тик көлүебезне “Шарт” итеп агач төшкән тавыш шундук туктатты.

Без куркуга төштек. Ә әби көлә:

Әйттем бит мин сезгә, монда шүрәлеләр бар дип. Ә сез ышанмыйсыз.

Әнбиемнең тыныч йөзен күреп, без дә елмаештык.

Без җиләклекнең кайда икәнен яхшы беләбез. “Кураурны” дип йөртәбез без ул куаклыкны. Менә Кураурнына килеп тә җиттек. Сөйләшә-сөйләшә җиләк җыеп чиләкләр, ашый-ашый корсаклар тулды. Инде кайту юлына борылганда, кинәт кенә тагын “Шарт” иткән тавыш ишетелде. Бу юлы инде Ләйсән көлә башлады:

— Әнә Айгөлгә кияү егете Шүрәлин Шерәле Шүрәлинович килә.

Алсу да кушылды:

Әйе шул, иң зур мөгезле, иң зур бармаклы Шүрәлин!

Тагын пырхылдап көлүләр башланды. Кемдер мөгез сөйли, кемдер койрык өсти. Көләбез дә көләбез.

Шунда мин кызларга яз көне Г.Тукай музеена барганны, анда бер залда нинди генә шүрәлеләр булмавын сөйләп киттем:

Менә кызлар анда ичмасам, Шүрәлеләр!!! Ниндиләре генә юк. Агачтан киселгәне, кәгазьгә төшерелгәне, таштан ясалганы, тагын әллә ниндиләре.

Минем бу сүзләремне ишетүгә, Ләйсән аяк астында яткан кәп-кәкре

агач кисәген күтәрде дә:

Менә мондыймы? — дип сорады.

Карасак, Ләйсәннең кулында чып-чын Шүрәле. Мөгезе урынында. Ике кулы ике якка каерылып, бармаклары җәелгән. Башында мөгезе дә бар. Аяклары кәкре. Төнлә күрсәң, Шүрәле дип каравыллар кычкырасың инде менә.

Шулвакыт, безнең көлүшене сүзсез генә тыңлап барган әбием дә сүзгә кушылды:

Күр әле, чын шүрәле бит бу. Кураурны хуҗасы бу!

Син аны өеңә алып кайт, Айгөл. Синең Шерәлең бит бу, — диде Ләйсән.

Айгөл моны чынга алды:

Алып кайтам. Алып кайтам. Ул хәзер урманны түгел, минем ишегалдын саклар! – ди.

Шулай итеп без авылга, чиләкләр тутырып җиләк һәм бер шүрәле ияртеп кайтып кердек.

Көз җитте, каникуллар бетте.

Бервакыт авыл мәктәбендә туган як музее ачылу турында хәбәр таралды. Мәктәп балалары, авыл буенча йөреп, тарихи әйберләр җыйды, ерактагы кунаклар, тагын кем каян нәрсә таба шуны алып кайтты. Көзге каникул вакытында, ноябрь бәйрәмендә музейны ачу тантанасы булды. Бездә кайттык анда. Музей бик матур иде. Ә музейда кунакларны беләсезме кем каршы ала иде? Әйтсәм дә ышанмыйсыз! Залга кергән һәр кешегә, горур карап, кулын сәлам биргән кебек сузган Кураурны хуҗасы Шүрәлин Шерәле Шүрәлинович басып тора. Менә шулай итеп, Казан музеенда гына түгел безнең авыл мүзеенда да шүрәлеләр бар хәзер.

Хисматова Алия Ильшатовна
Страна: Россия