Кунакка кайткан коңгыз
Минем генә түгел, бабамның бабасы яшәгән вакытларда булган ди бер сәяхәтче. Ул бик нык сәяхәт итәргә яраткан. Илнең кайсы гына почмакларында булмаган да, кемнәрне генә күрмәгән. Аның аягы басмаган җир калмаган.
Шулай җир тирәли сәяхәт иткәндә, Мексика якларына килеп чыккан. Бу илнең табигате белән хозурланып йөргәндә, бармак башы кадәр генә, буйлы-кырлы бер тереклек иясенә тап булган. Бөҗәк сәяхәтче өчен асылташтай матур булып күренгән. Озак кына бу җан иясе белән хозурланганнан соң, ул аны үзе белән алырга булган. Кунагын юл буе кадерләп, алтын бөртегедәй саклап, өенә алып кайткан.
Кайтып җитүгә, серле тартмасын ачып, үзенең матур бөҗәген кулына алмакчы булган икән, тегесе иреккә чыккан коштай очкан да киткән ди.
Менә шул көннән башлап әлеге колорада коңгызы безнең бакчаларга хуҗа булган да ди инде.