Мин табигатькә үлеп гашыйк егет-Камил. Хыялый… Мине кайбер кешеләр җилбәзәк, диләр. Нишләп җилбәзәк булыйм ди, дөрес түгел, минем хакта түгел бу сүз. Әйтәм бит: хыялый мин, хыялый…Табигать кочагында яшел хәтфә үләнле ялан күрсәм, яшь колын кебек ятып ауныйсым, кайтаваз булып кайтарлык итеп, еракларга кычкырасым килә. Дөресен әйткәндә, кеше күренмәсә, шулай эшлим дә. Кешедән оялам мин, болай да җилбәзәк диләр, ә инде иркен далада аунап-тәгәрәп кычкырганны күрсәләр, җүләр, диярләр, Аллам сакласын.
Мин табигать баласы. Табигатьне бик яратам. Анда булган барлык җан ияләренә күңелем тартыла. Бигрәк тә кошларга. Алар белән аеруча дусмын. Мине күрүгә кошлар җилкәмә куналар, сайрыйлар, мөлдерәмә тулган моң-зарларын миңа бушаталар. Телләрен аңлап бетермәсәм дә, күңелем белән тоям, аңлыйм аларны. Кулымнан ашатам, сыпырам, иркәлим һәм назлыйм. Күчмә кошларны көз көне сагышланып озатам да, яз җиткәнен түземсезлек белән көтеп, кошларымны каршы алам. Аларның тавыш бирүләре миңа сәлам булып килеп ирешә, шатланам. Кошларның бала чыгарган, үстереп очырган вакытлары аеруча дулкынландыргыч. Аларның яшәеше кеше язмышлары кебек. Сезгә дә шулай тоеламы?
Миңа әбием гел әйтә иде: “ Хыялый кеше язмышы үзгә була ул”,- дип. Мин бу сүзнең мәгънәсен белмим дә. Сорыйм: “Аңлат әле, әбием”,- дим. “Вакыты җиткәч аңларсың әле”,- ди. Ә кайчан? Кайчан соң аның вакыты? Ярар, мин көтмәгәндә җитәр әле вакыты.
Хыялланып йөри торгач үтте дә китте минем мәктәп еллары. Әзрәк башыма уйлар да керә башлады. Мин бит гап-гади авыл малае идем, ә хәзер алдагы тормышны уйларга, җайга салырга кирәк. Укырга керергәме? Укый алырмынмы? Мин бит җилбәзәк… Әллә эш кенә караргамы, нишлим? Киңәш бирегезче, кошкайлар!!!
Әбием дә ачулана: “Ни ит түгелсең, ни балык”,- ди. Ничек инде ит, балык? Кеше лә мин. Җилбәзәк, ит, балык аңламассың…
Җәй үтеп бара, ә мин җилбәзәк йөрим әле сикергәләп, чикерткә кебек сайрап. Җәйдән соң көз, көздән соң кыш киләсен дә аңлыйм, ләкин миңа бүген ямьле, күңелле, алдагысын бер дә уйлыйсы килми. Әбием каршына утыртты да тормышны аңлатырга уйлады, сөйләде дә сөйләде. Башта җил уйный. Арт якта мең корт бар шикелле көчкә түзеп утырдым. Чыгып чабасым, ямь-яшел аланнардан йөгереп кайтасым килде. Шулай да түздем, тыңладым. Өлкәннәргә хөрмәт хисе бар миндә.
Шулай итеп җәйге ял айлары үтеп тә китте. Унбер ел буе укып йөргәндә, әтинең бер дә уку белән кызыксынып та, эндәшеп тә караганы булмады. Бүген килеп :
-Улым, хыялый булсаң да күңелен яхшы, чиста. Син кешеләргә һәрвакыт хөрмәт белән карыйсың, әллә табиб буласыңмы?-димәсенме.
— Кит әле, мин-табиб, булмасны, жәллим мин барлык җан ияләрен. Вакытында ярдәм итә алмыйча, авырудан үлсәләр…
— Менә син үтермә балам, ярдәм ит, терелтә күр, яшәт!- дип ялварулы карашын миңа төбәде. Әллә нишләп киттем, тәннәрем каз тәне кебек булды, бала йоннарым кабарды, аңлата алмаслык хәлгә килдем, тирән уйга талдым. Шулай да әтием миңа бервакытта да начар киңәш итмәс дип табиб һөнәре сайларга булдым.
Хыялый, җилбәзәк булсам да начар укымадым мин. Тәмәке тартмадым, эчмәдем, кызлар белән йөрмәдем. Һай тәртипле дә инде үзем, күз тимәсен.
Югары уку йортына кердем, укыйм, тырышам, әтиемнең өметләрен акларга кирәк. Миңа аларның ышанычларын югалту үлем белән бер. Ходаем, үзең сакла!
Алда әйтеп үттем бит кызлар белән йөрмим, дип. Алар үзләре минем янда бөтереләләр. Ә мин үземә максат куйдым: тырышып укырга. Кызлар белән очрашырга җитешермен әле. Уку дәверендә, бер кыз мине читтән генә күзәткән кебек сизелде. Әллә тоела гына инде…
Күп авырлыклар, гаиләм ярдәме, әбиемнең хәер-фатихасы белән укып, кызыл дипломга лаек булдым, жилбәзәк булсам да. Еллар дәвамында хыялыйлык басыла төште инде ул анысы. Ниләр генә кичермәдек практика вакытында. Иң авыры моргта булды. Анда төрлеләрен күрдек. Баштагы мәлләрне хәтта укшыта иде. Ярый әле мин укшып кына калдым, аңын җуеп егылган укучылар да аз булмады. Соңыннан, өйрәнә төшкәч, шунда капкалап ала торган да булдык. Адәм баласының башыннан ниләр генә үтми?! Бик авыр булса да, барыбыз да тырыштык, ташламадык, укып чыктык. Хәзер инде халыкка хезмәт итәргә кирәк. Файдасы гына тисен!
Кулга диплом алгач, әбиемнең сөенгәнен күрсәгез, миннән дә артыграк шатланды. Хәзер инде мин җилбәзәк тә, ит тә, балык та түгел, ә табиб! Горур яңгырый, сезгә дә ошыймы?
Мине авыл җиренә эшкә билгеләделәр. Бик шат булдым. Чын авыл малаена ни кирәк тагы?! Укыганда да көчкә түзеп укып чыктым шәһәрләрендә, өйрәнгән кеше яшәсен инде анда. Мин өйрәнә алмадым.
Әйткән идем бит: “Бер кыз читтән генә күзәтә”,- дип. Дөрес сиземләгәнмен, ялгышмаганмын. Ул да минем белән бер авылга эләкте эшкә, бергә эшләячәкбез. Эшкә чыкканчы авыл белән танышырга булдым. Йөри торгач, ял паркына барып чыкканмын. Иң охшаганы күл булды. Авыл читеннән ерак түгел күл бар, анда пар аккош йөзеп йөри. Күрү белән гашыйк булдым күлгә. Һәрвакыт, үзем дә сизмәстән, аякларым шушы күлгә китерә. Читтән басып аккошларны күзәтәм. Горур йөзәләр, матурлыкның иге- юк! Бик озак хисләремә бирелеп торганнан соң кайтырга җыендым. Борылсам, ни күрим- артымда бергә укыган, бер авылга эшкә килгән табибә Камилә басып тора.
— Исәнме, Камил! Озак еллар бергә укыдык, бер авылга эшкә килдек, ә син эндәшмисең дә, сөйләшмисең дә, әпә дә түгелсең инде алай. Беренче адымны үзем ясарга булдым,- димәсенме?! Кызарындым, каушадым, нәрсә эшләргә дә белмәдем, йөрәк табан астына төште дә китте, билләһи. Катып калдым, атлый алмыйм. Камилә кулдан җитәкләп алды да:
— Әйдә өеңә кайтарып куям,- дип шаркылдап көлеп җибәрде. Тавышы шундый матур. Әйтерсең, челтерәп чишмә ага. Шулай җитәкләшкән көе, мин яшәгән йортка, Сания әби өенә, кайтып җиттек. Камиләнең учларыннан килгән җылылыкны белсәгез! Аны тоярга кирәк, ул җылылык минем бөтен сөякләремне эретте. Шул көннән башланды да инде безнең дуслык. Эштән соң, Аккош күленә киләбез. Горур кошларны күзәтәбез, алар белән сөйләшәбез, уйныйбыз, көләбез. Ял көннәрендә яланда, урманда йөрибез. Мин аңа кыр чәчәкләре җыеп бүләк итәм. Камилә кыр чәчәкләренә чиксез шатлана. Ул чәчәкләрне бик ярата икән. Кыш көннәрендә чаңгыда йөрергә чыгабыз. Эштә дә гел бергә, ял көннәрен дә бергәләп уздырабыз, яшәү урыннарыбыз гына аерым. Озак кына йөргәч, уйлаштык та кавышырга булдык. Бу юлы инде тәкъдимне мин ясадым, ияләштем бит Камиләгә. Шулай итеп чәчләрне чәчкә бәйләдек. Матур гына туйлар уздырдык. Әти – әниләребез куанып туя алмадылар. Балаларны парлы итү ата-ананың изге бурычы бит. Шулай үзебез дә сизмәстән, гаилә тормышы башланып та китте. Яшәп торырга безгә бәләкәйрәк кенә матур бүлмә дә бирделәр. Эштә дә эш белән үтә көн, өйгә кайткач та эш турында сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Гомер шулай әкрен генә үз җае белән ага торды.
Көннәрдән бер көнне әтиемнән телеграмма алдым. Анда әбиемнең каты авырып китүе турында язылган иде. Камиләм белән тиз генә җыендык та туган авылга юл тоттык. Бер автобустан төштек, тиз арада икенчесенә утырдык. Шулай да ара ераклыгы шактый кебек тоелды. Ашыкканда гел шулай бит ул, вакыт узмый. Шөкер исән-имин кайтып життек. Әбием кулымнан тотты да хәер-фатихасын биреп, теләкләрен теләп, әйтер сүзләрен җиткереп китеп тә барды. Әйтерсең, безне генә көтеп торган.
— Улым, мин синнән кеше чыкмас, дип уйладым, бигрәк җилбәзәк идең. Кызлар белән дә очрашмадың. Ә хәзер нинди зур кеше булдың! Тыныч күңел белән китәм. Беренче һәм соңгы сөюең шушы Камиләң булсын! Бигрәк пар килгәнсез! Аккош мәхәббәте сездә, бәхетеңне саклый күр берүк!- дип кат-кат кабатлады.
Табиб кешенең хезмәте бик тынгысыз, юньләп ялы да юк аның. Көн-таң атса көтелмәгән хәлләр чыгып кына тора. Шуңа күрә әти – әни янында күп тора алмадык, юлга кузгалдык. Өйгә кайткач, мине тагы бер яңа хәбәр көткән икән. Хәбәр һәрвакыт икәү була диләр: берсе начар, икенчесе яхшы. Чынлап та шулай икән. Начары билгеле инде: әбиемне югалттык. Соңгысы яхшы хәбәр булды. Өйгә кайтып кергәч, Камиләм эченә кулымны куйдыруы булды, сизелер- сизелмәс кенә, андагы җан иясе, тибеп тә алды. Баксаң, яраткан хатыным йөкле икән. Әйтмәгән. Карале әйтмәгән, шулай да була икән. Балага инде җан кергән… Бәхеттән исердем, башым буталды, күңелем тулды, куанычым эчемә сыймады. Мин бик бәхетле! Тулы бәхетле гаилә булып яшәргә язсын!- дигән уй үтте башымнан. Бала туасы көнне икәүләшеп түземсезлек белән көттек. Кайвакыт бик тыныч тора ул. Шул вакытларда: “Ник тик ятасың футболист?”- дип, башымны Камиләнең эченә салсам, җитез генә тибеп җибәрә. Колаклар зыңлап куя. Әнисен борчыганны теләми күрәсең . Яклаучысы бар хәзер Камиләнең. Әкияттәгечә көн артыннан көн узды, зарыгып көткән көн килеп тә җитте. Камиләм футболист булырдай баһадир егет алып кайтып бүләк итте үземә. Чиксез рәхмәтлемен мин аңа! Исән – сау үстерергә язсын! Эштән бушаган арада гел бала янында булдым, яраткан хатынымны ял иттерергә тырыштым. Ирне ир иткән дә – хатын, юк иткән дә – хатын, дигәннәр. Дөрестән дә шулай! Камиләм мине бар яклап та аңлады, ярдәмләште, яклады, саклады. Бервакытта да зарланмады.
Мине дәваханәгә баш табиб итеп билгеләделәр. Хатыным ярдәме белән бу эштә дә бик дәрт эшләдем. Балабыз үсә торды, куанычыбыз арта торды. Гамилебезгә биш яшь тулгач, мине Казанга сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе буларак эшкә чакырдылар. Камиләгә кайтып сөйләдем. Син эшләмәгәч, тагы кем эшләсен, дип мине үссендереп, ризалашырга күндерде. Тату гаиләм белән Казанга юл алдык. Барып урнаштык. Безгә бик матур, барлык уңайлыклары булган фатир да бирделәр. Куанычыбыз эчкә сыймады. Тик Аккош күле генә күңелгә тынгылык бирмәде. Сагындым, бик сагындым горур кошларым – аккошларымны. Ярый әле онытылып торырга янымда яраткан хатыным, улым футболистым бар. Күңелем эшкә ятмады. Мин бит кешеләр дәвалаучы, документлар белән эшләүче түгел. Сагыш катыш сагыну белән эшләп йөргәнгә ике еллап вакыт үтеп тә киткән. Камиләнең: “Бик борчулы йөрисең, Камил, берәр нәрсә булмагандыр бит?”- дип соравы гүя айнытып жибәрде. Бала-чага кебек күңелсезләнеп йөрисең, кырык яшьлек ир була торып, дип тиз генә үземне шелтәләп алдым. Тормыш бит дәвам итә. Шулай итеп еллар үтә тора, сагыну гына көчәя.
— Камил, инде Гамил дә үсте, мәктәпкә китте, мин дә эшкә чыгыйм, тырышып укыган елларым жәл бит, өйдә утырырга укымадым, кешеләргә ярдәм кулы сузарга, терелтергә иде минем дә исәп,- диде Камилә беркөнне. Каршы килмәдем, хатынымның үзе дә миңа бер дә каршы төшкән чагы булмады. Гел минем фикер белән килешә, ярдәмләшә. Көн дә иртән җыенып чыгып китәбез, кич кайтып авабыз. Күңелле яшибез, бер – беребезне сагынышып күрешәбез. Әйбәт бит, әйеме, тавышланышырга да вакыт юк! Сез уйлый күрмәгез гел үзләре өчен генә яшәгәннәр, дип. Юк. Ике як әти – әниләребезне дә тигез күрдек. Бәйрәмнәр, туган көннәр, вакыт булганда сәбәпсез дә кайтып хәлләрен белеп котлап килә идек. Күчтәнәчләр, бүләкләр мулдан булды. Шушы дәрәҗәгә безне алар күтәрде бит. Оныту мөмкин түгел, оятын кая куймак кирәк.
Улыбызга иптәш булсын дип икенче балабызны алып кайтырга уйладык. Бу безнең уртак фикеребез булды. Аллага шөкер дөньябыз түгәрәк, сөенеп яшәргә дә яшәргә иде дә бит. Дөнья түгәрәкләнсә, бер ягы кителә икән шул. Сөекле хатыным авырып китте. Табиблар да авырый, алар да кеше. Хәбәр дә икәү: берсе- яхшы, икенчесе- начар. Камиләмне коткарып кала алмадылар. Ә инде хатыным истәлеге булып, ачы итеп дөньяга аваз салып кызым туды. Әти – әнием, әби – бабай ярдәме белән, балаларым хакына, бу авыр хәсрәтне күтәрергә үземдә көч таба алдым.
— Улым, үзебезгэ кайт, карашырбыз, тәрбияләшербез. Балалар бәләкәй бит,- дип әти-әни үзләренә чакырдылар. Әле шунда кайтып барышым.
Оялчан, жилбәзәк егеттән, бөек дәрәҗәгә тиклем күтәреп чын ир кеше ясаган, яраткан хатыным Камиләм генә юк. Әбиемнең аккош мәхәббәте сездә, бәхетеңне сакла, дигән сүзләре колакта яңгырап торса да, саклый алмадым шул Камиләмне. Нишләп болай булды соң, без бит табиблар?- дигән уй миңа тынгы бирми. Язмыш шундый күрәсең, берни эшләп булмый, ризалашырга гына кала.
Яшьлек яланнарына килдем әле. Тик ауныйсы да, кычкырасы да килми. Әйе, мин үзгәрдем. Тормыш кешене үзгәртә икән. Алга төрле сынаулар куя. Еллар узган саен, бу сынаулар алдында мәктәп, югары уку йортындагы сынаулар бик җайлы булган икәненә төшенәсең. Тормыш сынаулары авыррак. Җиңеп чыгарга көчле рух, түземлелек, сабырлык кирәк. Юкка гына: “Сабырлыкның төбе — сары алтын”, димәгәннәр бит. Әбиемнең: “ Хыялый кеше язмышы үзгә була ул”,-дигән сүзләре исемә төште. Әйе, әбием, мин синең белән килешәм. Хыялый кеше язмышы үзгә була икән шул. Хәзер мин ул сүзләрнең мәгънәсенә төшендем. Димәк, вакыты җиткән. Мин бик теләр идем дә алай булмавын, тик язмышларны үзгәртеп булмый шул. Язмыштан узмыш юк.Тик менә әбием нишләп шулай дигән микән? Аның шул сүзләре рас килде бит. Алдан күрә, сиземли торган сәләте булган күрәсең…
Кинәт, уйларымны бүлеп, күктә кошлар тавышы ишетелде. Күтәрелеп һавага карадым. Анда тезелешеп җылы яктан кошлар кайтып килә. Хәйран тамаша: бер якта кыр үрдәкләре, бер якта кыр казлары. Кошларда да кеше язмышлары, туган якка кайтып барышлары… Меңләгән чакырымнарны очып туган якларына кайта бит алар. Туган як кешеләр өчен генә түгел, кошлар өчен дә бик кадерле, димәк. Шулай булмаса, җылы якны калдырып монда кайтмаслар иде. Тормыш юлын башлаган авылымда да аккошларым күлен сагынып кайткандыр инде. Аккош күле тагын да җанланып киткәндер. Алар, күлгә ямь өстәп, тирә-якны матурлап йөзеп йөриләрдер. Әле дә булса күз алдымда шул матур күренешләр. Бар аккошларның да язмышлары бер төрле түгел шул. Кайбер аккошларның язмышлары сагышлырак була, минеке сыман. Әйе, кемнәр уйлаган бит, тормыш юлым аларныкына охшаш булыр дип. Шулай да сагындыра ул күл. Балаларны алып, бер урап киләсе булыр шул матур күлле яклардан. Алар да күрсеннәр, йөреп кайтсыннар, әти-әниләренең тормыш башлаган сукмакларыннан. Аккошларныкы кебек көчле мәхәббәтле, ныклы язмыш сукмакларыннан.