Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Әкиятләр

Әтәч һәм керпе (әкият)

Борын – борын заманда кәҗә командалык иткәндә, бабайларыбыз сугышта булганда, яшәгән ди бер әтәч үзенең гаиләсе белән. Ул гаиләсе белән биек-биек тауның итәгендә яшәгән: бик матур тавыкбикә, күкәй һәм матур кикрикле әтәч үзе. Бер көнне әтәч су артыннан елгага китә, ә тавык белән күкәй өйдә кала.

Бер заман таудан фашистлар килеп чыга. Алар тавыкны һәм күкәйне алалар да штабка китәләр. Әтәч судан кайтканда, өендә тавык та күкәе дә юк. Ул аларны эзләргә чыгып китә.

Бара ул тауның итәге буйлап, бара. Бик озак кына вакыт үткәч, һаман да бара торгач килеп җитә ул тауның иң биек урынына. Тауның өстенә караса, анда утыз фашист басып тора. Әтәч әкрен генә тауга менә дә, шул вакытта аны фашистлар күреп тә алалар. Әтәч тиз генә як – якка карана да кача һәм фашистлар аның артыннан йөгерәләр. Әтәч күпер астына кача, фашистлар аны күрмичә үтеп китәләр. Әтәч күпердән чыга да икенче якка борылып китә. Бара торгач, бер өйгә килеп җитә. Күп уйлап тормыйча, ул ишеккә шакый. Өйдән бер керпе чыга, әтәч керпегә бөтөнесен дә сөйләп бирә. Керпе аңа фашистларның штабына бара торган юлны өйрәтеп җибәрә.

Әтәч керпе өйрәткән юл белән бара торгач, штабка барып җитә. Ул штабта бик күп фашист була. Әтәч бер тишектән кереп китә, фашистлар аны күрәләр һәм аны сарайга ябалар. Анда тавык һәм күкәй дә була. Алар кочаклашып күрешәләр, бик тә сөенешәләр, тоткынлыкта икәнлекләре исләренә төшкәч, бик тә кайгырышалар.

Бер заман сарай почмагындагы тишектә нәрсәдер кыштырдый, инде нишләргә дип торганда, тишектән керпе килеп чыга. Ул әкрен генә пышылдап: “ Әйдәгез, минем белән. Бер дә калмагыз. Тик бер тавыш та чыгармагыз,”-дип әйтә. Алар барысы да аның артыннан китәләр. Керпе аларны үзе генә белгән җир асты юлыннан алып чыга. Әтәч гаиләсе белән керпегә бик күп рәхмәтләр әйтәләр, аны үзләренә кунакка чакыралар. Менә шулай итеп әтәчнең гаиләсе исән калган. Керпегә рәхмәтле булып, алар бүген дә яшәп яталар икән.

Энәсез керпе (әкият)

Борын-борын заманда булган ди, бер шаян Керпе. Дуслары бик күп булган, алар уйнарга, шаярырга яратканнар. Бер көнне, урманда йөргәндә, аның уйныйсы, шаярасы килгән һәм ул йомарланып алган да тәгәрәп киткән. Шулай тәгәри икән, тәгәри икән. Бик озак тәгәри торгач, ул бер өйгә килеп чыккан. Өй эчендә зур көзге булган, ә аннан бер шәрә, ямьсез шәүлә карап тора икән. Керпе башта бик курыккан, тегеләй борылган, болай әйләнгән. Аннары әлеге шәүләнең үзе икәнен аңлаган, чөнки ул түгәрәк Керпе эшләнгәнне кабатлый икән. Шунда керпе үзенең энәләре коелып беткәнен аңлаган. Бик кайгырган ул, утырып елаган. Ә аннан соң ул энәләрен эзләргә киткән.

Керпе бара икән урман буйлап, бара икән, үзенең энәләрен эзли икән. Бара торгач, ул биек чыршы янына килеп җиткән. Караса, аның ылыслары шундый ук чәнечкәле икән. Керпе, аларны алган да, үзенең энәләре урынына кадап караган, ә алар тормыйлар,төшәләр икән. Ул яңадан энәләрен эзләп киткән, килеп җиткән бер өйгә. Уйлап-уйлап торган да, ишекне шакыган һәм аннан бер зур аю чыккан. Керпе аюдан сораган: ”Аю абзый, син минем энәләремне күрмәдеңме?”. Аю моңа: ”Юк, мин аларны күрмәдем, ләкин минем тылсымлы көзгем бар, ул бөтенесен әйтеп бирер”- дигән. Аю керпегә көзгесен биреп тора, Керпе анардан энәләре турында сорый. Ә тылсымлы көзге: “Биек тауда бер агач бар, шул агач төбендә синең энәләрең,”- дип аңлата. Керпе аюга да, көзгегә дә бик зур рәхмәтләр әйтеп, тауга таба йөгерә. Килеп җитә ул биек тауга, караса, тау битендә бер генә агач үсеп утыра. Шул агач төбенә йөгереп бара ул, ә агач төбендә үзенең энәләрен таба.

И шатлана, и шатлана керпе энәләре табылганга һәм өенә кайтып китә. Хәзер инде ул бер дә урынсыз шаярмый икән. Үзенең энәләре ярдәмендә кышлыкка алмалар, гөмбәләр әзерли икән.

Поши

Борын-борын заманда яшәгән ди, озын мөгезле поши. Ул урманның иң куе җирендә, ешлыгында яшәгән, чөнки пошидан бөтенесе дә көлгәннәр hәм аны рәнжеткәннәр. Ни өчен дисезме? Чөнки аның мөгезләре озын, зур һәм тармаклы булган. Пошиның аларны бик тә бәләкәйләтәсе килгән. Ул әнкә поши булган. Әлеге мөгезләр аңа кечкенә пошиларны имезгәндә, иркәләгәндә комачаулаган.

Көннәрдән бер көнне Поши гайбәтче саесканнан сихерче куян турында ишетеп кала. Ул шул куянны эзли башлый. Бер көнне шулай эзләнеп, урман буйлап бара торгач, бер кечкенә генә өй күреп ала. Ул өйдә сихерче куян яши торган була. Ул пошины күрү белән йөгереп тә чыга. Куянны күрүгә поши үзенең үтенечен әйтә: «Куянкай- йомшаккай, зинһар миңа ярдәм ит. Минем мөгезләрем бик озын, комачаулыйлар. Син аларны бәләкәйләтә аласың. Зинһар, булыш!»

Куянның кәефе бик яхшы чак иде, ул тыңлады, карап-карап торды да болай диде: «Синең мөгезләрең бик матур, үзеңә килешеп тә тора. Мин сикерү белән алдырсам, син мөгезең белән мактаулы.» Поши һаман үз сүзендә булды: «миңа мөгез кирәкми, минем мөгезне бәләкәйләт, зинһар». Куян соңгы сүзен әйтте: «пошилар hәр кышны мйгезләрен төшерәләр, ә син аларны беркайчан да төшерә алмаячаксың һәм алар мәңгегә бәләкәй булып калачак». Ә пошига кирәкми иде озын мөгез, анын бәләкәй мөгез белән йөрисе килә иде. Шуңа ул куян белән килеште, үзенең ризалыгын бирде. Куян карап торды, торды да, аннары тартмадан алып бер зур шешә бирде, анда әллә нинди сары төсле су иде. Аннары пошига әйтте: «син шушы төнәтмәне эчәргә тиеш, мөгезләрең бәләкәйәлнәчәк».

Менә шулай әнкә пошиның мөгезләре бәләкәйләнде, анардан беркем дә көлмәде, рәнжетмәде. Ләкин шушы көннән башлап барлык әнкә пошилар да кечкенә мөгезле булып калдылар. Алар беркайчан да мөгезләрен төшерә алмадылар, гомер буе шул бәләкәй мөгез белән йөрделәр.

Мухамадиева Ралина Ришатовна
Возраст: 13 лет
Дата рождения: 11.06.2010
Место учебы: МБОУ "Гимназия №11 г.Лениногорска"
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Лениногорский муниципальный район
Город: Лениногорск