Бүгенге көндә 70 яшен тутырган ана, бу көннең киләсен көтмәгәндер дә.
Яшь чагында бик күәтле, җилдән җитез, тырыш, усаллыгы тышына чыгып тора иде шул аның. Өч баласын бер үзе күтәрде: аларны укытты…
Эх, бу көннең киләсен белсә, бәлкем ана назын балаларына җәлләмәгән булыр иде дә, ирен какмаган булыр иде. Әйтәләр бит , күрәсен күрми гүргә кереп булмый, дип. Өстәп тә куялар, терсәкне тешләп булмый,дип.
Шул усаллыгы белән иренә көн күрсәтмәде Газизә. . Өйдә үзен чын патша итеп хис итеп, ире һәм балалары аның хезмәтчеләре кебек иделәр. Иренең балаларына авыз күтәреп сүз әйтергә хакы булмады. Ә бердәнбер көнне сөекле, йомшак улына кул күтәрде ире. Газизә нишләгәнен аңламады, өйдә буран купты. Ирен җир йөзеннән юк итәрдәй иде бу вакытта. Теләгенә иреште ул. Милиция чакырды, чынын ялганын кушып гариза язды ире өстеннән. Ирен утыртты. 3 ел буена янына да барып карамады,барлыгында белмәде. Ә ник кирәк ул миңа,, дип уйлады. Ире дә аңлагандыр үзенең беркемгә кирәксезлеген, иртәгә чыгаралар дигән көнне якты дөнья белән хушлашты.
Газизә рәхәтләнеп яши бирде. Тормышның арт санына тибеп тә карады. Балаларын бик кайгыртмады. Алар үз чиратында тормышка бармак аша карарга өйрәнделәр. Ике олы кызы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Теләнче-Тамак мәктәп –интернаты”нда белем алдылар. Улын гына үзе яныннан җибәрмәде. Яратты аны, иркәләп бозганында белде.
Балалары үсеп чыгып киттеләр. Олы кызы яхшы кешегә кияүгә чыкты. Тик әнисеннән күреп үскәнлектәнме, әллә үзе башын тота белмәгәнгәме, шешә белә дус булды. Ул да балаларын кирәксенмәде. Ирен санламады. Шулай итеп, Газизәнең олы кияве 50 яшендә якты дөньядан китеп барды. Икенче кызыныңда тормышы барып чыкмады. Кияүгә чыкты. Шешә белән дуслык үзенекен итте. Бер кыз бала белән аерылып кайтты. Яңадан тормыш корды. Кызы туды. Ире белән икесе дә шешәдән ерак китмәделәр, ахыры начар бетте. Газизәнең кызы үз кулы белән, баласы каршында, иренә пычак тыкты. Кызын утырттылар. Балаларына да рәт юк. Берсе Газизәнең улы карамагында. Укымый,эшләми. Улы аны группага чыгарды да, икесе бергә яшәп яталар.Икенче кызы олы кызының кызында. Анысына рәт юк. Олы кызының кызы,Газизәнең оныгы, мәктәптә укытучы. Исемен Гайшә дип алыйк. Тик бу ятим баланы, Катяны, нык мыскыл итә дә инде. 6 яшьлек бала өйдәге бөтен эшне эшли: киемендә үзенекен үзе уа, идәннәрне һәм савыт-сабаларны да юа. Бакчада да кайчан карама шул бала чүп утый. Каян беләме Газизә? Берничә ай Гайшәдә яшәргә туры килде аңа. Башта барда яхшы иде. Бер бүлмә бирделәр. Эштән кайтуларына кулыннан килгәнчә булышып торды. Катя әбисе яныннан гел китмәде. Гайшә гаиләсе белән кичке якта гел чыгып киттеләр, ә Катя әбисе янында калды. Икесенә аларга бик рәхәт иде. Тик бердәнбер көнне Гайшә үзгәрде. Ишектән кайтып кергәндә үк кычкырып кайтып керә, Газизәне һәм Катяны бүлмәләренә куып кертә, чыгарга кушмый. Газизә үзә дә сизде үзендәге үзгәрешне. Болайда тормыш каккан нервалар инде бернигә ярамыйлар иде, ул Гайшәгә этлек эшли башлады. Ташка таш белән җавап бирде. Гайшә аны түләүле пансионатка озатты.
Гайшәнең инде яшисе күп калмагандыр. Улына ул кирәк булмады, анысына пенсиясе генә кирәк. Олы кызы эчүдән бушамый. Ә кечкенә кызы әле хаман утыра. Кече кызының бер баласы ПНД да исәптә тора, группада. Икенчесе, Катясы, Гайшә кулында тилмерә. Айлык акчасы булмаса ул аны карамас та иде. Катяга бит барыбер наз, күңел җылысы бирүче дә юк. Кагылып, сугылып яши ятим бала.
Тормыш Газизәгә күп күрсәтте. Менә хәзер бик аңлый ул, дөрес яшәмәгәнен. Тик соң инде. Ирендә кайтарып булмый, балаларына балачакларында. Үзенең беркемгә кирәксез булуы, җанын әрнетә. Тик тормыш җебе сүтелеп беткәч, йомгак башын эзләп утыру ник кирәк инде хәзер…